Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм коллективның күркәм уңышлары

Җаваплылыгы чикләнгән “РемСервис-Транспорт” җәмгыятенең Азнакай цехы үзенең хезмәт өлкәсендә оешканлыгы, дисциплинасы белән дә элек-электән башка оешмалар арасында үрнәк булып, аерылып тора.

Эшлим дигән кешегә ачык йөз, уңай караш җәмгыятьнең визит карточкасы дисәк тә ялгыш булмас. Үз эшчеләре өчен монда бөтен уңайлыклар тудырылып килә. Санаторийларда ташламалы шартлар белән ял итү, медицина күзәтүе үтү, төрле истәлекле урыннарга бушлай сәяхәткә барулар да оештырыла. Яшьләр белән  төрле спорт чараларында катнашуларга да зур игътибар бирелә. Азнакай һөнәри техникумы белән дә тыгыз элемтәдә тора Азнакай цехы. Анда белем алучы студентлар “РемСервис Транспорт” җәмгыятендә практика үтеп, зур эш тәҗрибәсе туплыйлар.  Кыскасы, гөрләтеп эшли дә, рәхәтләнеп ял итә дә беләләр биредә.

Бу 1 июль көнне Әлмәт шәһәренең “РемСервис-Транспорт” җәмгыяте каршындагы киң мәйданда уздырылган бәйрәм чарасында да ачык чагылды. Көнен дә әйтерсең алдан махсус сайлаганнар: нәкъ Тукаебыз язганча, җил дә вакытында исеп, тымызык кына яңгыры да вакытында сибәләп үтте. Ә аннан, күңелләргә бәйрәм рухы өстәп, ялтырап кояш чыкты.

Бәйрәм чарасын ачу өчен оештыручылар сүзне оешма  рәисе Сыраев Марат Руслан улына  бирделәр. Ул бирегә җыелган барлык хезмәткәрләрне, аларның гаиләләрен, килгән кунакларны сәламләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бүгенге машина йөртүчеләр арасында үтәчәк осталык һәм өлгерлек бәйгесендә катнашучыларга зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Егетләрнең иң уңганнары, иң өлгерләре көч сынашты биредә. Алдан медицина күзәтүе, теркәү үтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик өлешне вакытка тапшырдылар. Биредә Әлмәт, Лениногорск , Азнакай цехларыннан машина йөртүчеләр көч сынашты. Зур-зур КамАзларны иярләүче лачыннарның җитезлегенә сокланып, катнашучы бар халык көч биреп, җан атып торды. Әлеге конкурс иң сәләтле һәм тырыш яшь хезмәткәрләр арасында һөнәри осталыкны арттыру, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Конкурста эш барышында югары күрсәткечләргә ирешкән, уңышлары белән башкаларга да үрнәк күрсәтердәй егетләр мастер-класс күрсәтте. Әлмәт цехыннан утыз биш яшкә кадәр 5, Азнакай цехыннан – 5, Лениногорскийдан 4  егет сынау үтте.

Алар катлаулы маневрлар ясап, тиешле тәлапләрне төгәл үтәп,  биремнәргә үз вакытында сыешып, җиңеп чыктылар. Судьялар  аларның һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәреп, гадел бәя бирде.

Җиңүчеләргә урынга карап 30, 20, 10 мең сум күләмендә бүләкләр, Мактау кәгазьләре  әзерләнгән иде. Азнакай цехыннан Айнур Шәйдуллин, Салават Хәсәншин, Руслан Бурнашев, Ленар Корычбаев, Рөстәм Садыйков катнашты. Алар арасыннан Айнур Шәйдуллин 1 нче урынга, Салават Хәсәншин 3 нче урынга лаек булды. Егетләр өчен җан атып торган гаиләләре, җитәкчеләре чын-чынлап горурлык хисләре кичерделәр.

Бәйрәм чарасы күңелле концерт номерлары, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. Килгән кунаклар өчен “кыр кухнясы” да оештырылган иде. Телләрне йотарлык тәмле пылау, күпереп пешкән коймак, хуш исле чәйләр эчеп бар  халык рәхәтләнеп ял итте. Балалар өчен күңелле стартлар, ярышлар һәм тәмле күчтәнәч - бүләкләрне дә мулдан әзерләргә онытмаган оештыручылар.

Хезмәткәрләр арасында мондый конкурс һәм күңел ачу чаралары әле алдагы елларда да оештырылачак дип ышандырды җитәкчеләр. Җиңүчеләрнең гаиләләре, килгән кунаклар  чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. “Аздан да күңел була, юктан да хәтер кала“, – дип борынгылар белми әйтмәгән шул ! Бер-береңә хөрмәт булган җирдә эшләр дә гөрләп бара, уңыш та көттерми килә. Ә РемСервислылар өчен бу тәлапләр күптән инде тормыш девизына әверелгән!

Гөлчәчәк Садретдинова, Азнакай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев