Байлык колы булмасак иде
Бүгенге чынбарлык шундый: һәркемнең затлы киенәсе, кыйммәтле машинада йөрисе, матур йортта яшисе килә. Байлык артыннан куып, рухи кыйммәтләрне онытып барабыз. Телевизордан көне-төне рекламалана торган киемнәр, ризыклар, башка әйберләр алырга омтылабыз. Янәсе, аларга төренсәң, син заманча, бай күренәсең. Үзебезне социаль төркемнәргә бүлә башлыйбыз. Ә бит тышкы кыяфәтеңә карап каршы алсалар да,...
Бүгенге чынбарлык шундый: һәркемнең затлы киенәсе, кыйммәтле машинада йөрисе, матур йортта яшисе килә.
Байлык артыннан куып, рухи кыйммәтләрне онытып барабыз. Телевизордан көне-төне рекламалана торган киемнәр, ризыклар, башка әйберләр алырга омтылабыз. Янәсе, аларга төренсәң, син заманча, бай күренәсең. Үзебезне социаль төркемнәргә бүлә башлыйбыз.
Ә бит тышкы кыяфәтеңә карап каршы алсалар да, акылыңа карап озаталар. Җанын мал биләгән кешедә мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар югала. Кызганычка каршы, заман шуңа көйләнгән.
Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев