Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балигъ булмаганнарны чит илгә чыгару өчен нотариаль форма каралган

Ата-аналар игътибарына! «РФ дән чыгу һәм РФ гә керү тәртибе турында» Федераль законның 20 маддәсе нигезендә Россиянең балигъ булмаган граҗданины чит илләргә кагыйдә буларак, һич югы әти-әниләрнең берсе яки уллыкка алучы, опекун һәм попечитель белән чыга. Озатучысыз чыккан очракта балигъ булмаган баланың паспорттан тыш югарыда санап киткән затларның нотариаль тәртиптә...

Ата-аналар игътибарына!

«РФ дән чыгу һәм РФ гә керү тәртибе турында» Федераль законның 20 маддәсе нигезендә Россиянең балигъ булмаган граҗданины чит илләргә кагыйдә буларак, һич югы әти-әниләрнең берсе яки уллыкка алучы, опекун һәм попечитель белән чыга. Озатучысыз чыккан очракта балигъ булмаган баланың паспорттан тыш югарыда санап киткән затларның нотариаль тәртиптә расланган ризалыгы булырга тиеш. Анда нәни гражданның кайсы илгә баруы һәм вакыты күрсәтелә.

Әмма әти-әниләр ризалыгы турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү төзү өчен дәүләт пошлинасының суммасы күрсәтелмәгән. РФ НКның 333.24 маддәсе 1 часте 26 пункты нигезендә мондый нотариаль гамәл 100 сум торырга тиеш.

Әлеге позиция 27.10.2011 ел 03-05-06-03/82 нче РФ Минфин таможня-тариф сәясәте һәм салым Департаменты хаты белән дә раслана. Аның буенча нотариуслар (шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр дә) һәм ул эшләрне башкаручы башка органнар мондый гамәл өчен 100 сум алырга тиешләр.

Әлеге закончалыклар бозылган очракта, шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать итүегез сорала.

И.Сәитов, прокурор ярдәмчесе, икенче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев