Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы түгел, ата‑ананы юл йөрергә өйрәтергә кирәк

Җәй җитүгә, полиция хезмәткәрләренең тагын бер баш бәласе арта - урамга тимер атларын иярләп, велосипедчылар чыга. Бу елны гына да инде 15 велосипедчы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Кызганыч, машина йөртүче гаебе белән, берсенең гомере өзелгән. - Юл-транспорт һәлакәте­нә очраган кешеләр арасында биш бала да бар. Алар төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды. Юл...

Җәй җитүгә, полиция хезмәткәрләренең тагын бер баш бәласе арта - урамга тимер атларын иярләп, велосипедчылар чыга. Бу елны гына да инде 15 велосипедчы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Кызганыч, машина йөртүче гаебе белән, берсенең гомере өзелгән.
- Юл-транспорт һәлакәте­нә очраган кешеләр арасында биш бала да бар. Алар төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды. Юл һәлакәте ике якның гаебе буенча да була. Велосипедчылар үзләре дә кагыйдәләрне үтәми, - диде Казан шәһәренең ЮХИДИ кагыйдәләрен пропагандалау буенча өлкән инспектор Иделия Шагова. - Җәйге каникуллар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәктәпләргә йөреп, балаларга тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә. Әлеге дәресләр ел әйләнәсендә сыйныф сәгатьләре вакытында да өйрәнелә, ләкин бу гына җитми. Бала әти-әнисеннән үрнәк ала. Кайвакыт ата‑ана үзе үк юлны светофорның кызыл уты янып торганда чыга, янәсе, якын-тирәдә машина юк. Ләкин бала ата-анасының бу гадәтен хәтеренә сеңдерә, икенче юлы ул инде, янында өлкәннәр булмаганда, моны кабатларга мөмкин. Шуңа да иң беренче чиратта, ата‑ананы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, - диде ул.

Бигрәк тә җәй көне куркыныч, ни дисәң дә, каникулларның күп өлеше урамда уза бит. Әлбәттә, роликларда, велосипедта җилдерәсе килә. Хәзер сәпит булмау да проблема түгел, Казан буенча гына да 50гә якын прокат үзәге эшли. Бу уңайдан Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, журналистлар һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә, велосипедларны прокатка бирү үзәкләре буйлап рейдка да чыкты.

- Прокат үзәкләрендә баладан яшен дә, паспортын да сорап тормыйлар. Иң мөһиме - акчаңны гына түлә. Ә закон тарафыннан 14 яше тулмаганнарга велосипедны прокатка бирергә ярамый. Эшмәкәрләр балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырмый. Закон буенча моның өчен хуҗага бернинди штраф та каралмаган.

Ләкин без бу юнәлештә эшлибез. Максатыбыз - эшмәкәрләрне җаваплылыкка тарту түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту. Канада, Австралия, АКШның кайбер штатларында, сак­лык чараларыннан башка (шлем, тез һәм терсәк җәрәхәтләнмәсен өчен бәйләвечләр), велосипедка бөтенләй утырырга ярамый, ә бездә прокат үзәкләрендә аны тәкъдим дә итмиләр. Минемчә, бу - бик мөһим әйбер, чөнки хәзер велосипедларның да тизлеге, машиналарныкы кебек, сәгатенә 60 километрга җитә, - диде Ксения Владимирова.

Рейдка безнең белән чыккан 11 яшьлек Алия һәм 14 яшьлек Айбулат та шул рәвешле велосипед алып карады. Закон буенча паспорты булмаган Алиягә велосипедны прокатка бирергә тиеш түгелләр. Ләкин Горький паркы янындагы җир асты юлында урнашкан прокат үзәгендә кыз­ның яшен дә, әти-әниләренең кайда булуын да сорап тормадылар. Биш-алты минут эчендә икесе дә урамга сәпитләренә атланып чыкты.

Журналистлар паспорты булмаган балаларга велосипед бирүче эшмәкәр янына китте. Ул исә каушап калмады, үзенең дөреслеген исбат итә башлады.
- Балаларга мин велосипед белән ничек кулланырга икәнен аңлаттым. Кызның велосипедка утырганда аяклары җиргә тия. Димәк, мин аңа велосипед бирә алам, - диде ул.

Ләкин прокатка велосипед биргәндә кешенең буена түгел, ә яшенә карарга кирәк икәнен онытып җибәргән эшмәкәр. Балаларга юл йөрү, велосипедтан файдалану кагыйдәләрен дә аңлатмаган булып чыкты, саклык чаралары да юк.
- Гадәттә, велосипедта йөрүчеләр саклык чараларын үзләре кулланмый. Шуңа да минем алар складта тора, - дип акланды Тимур Җаббаров. «Башка мондый хилафлыклар эшләмәячәкмен», - дип, антлар эчеп калды ул.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баланы түгел, ата‑ананы юл йөрергә өйрәтергә кирәк