Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Югары Стәрле жирлегендә үзара салым акчасына авылларны төзекләндергәннәр

Авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым, референдум сүзләренә инде күптән күнегеп бетте. Республикабызда 2004 елның 24 мартында кабул ителгән "Җирле референдумнар турында"гы карар районыбызда да бүгенге көнгәчә нәтиҗәле тормышка ашырылып килә. Референдумда халык үз фикерен әйтеп, үзара салым акчасын нинди максатларга тотарга кирәклеген үзе билгели һәм аларның үтәлешенә гомуми җыелышларда хисап...

Авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым, референдум сүзләренә инде күптән күнегеп бетте. Республикабызда 2004 елның 24 мартында кабул ителгән "Җирле референдумнар турында"гы карар районыбызда да бүгенге көнгәчә нәтиҗәле тормышка ашырылып килә. Референдумда халык үз фикерен әйтеп, үзара салым акчасын нинди максатларга тотарга кирәклеген үзе билгели һәм аларның үтәлешенә гомуми җыелышларда хисап тотыла.

Бу нәүбәттән җирлегебездә эшне яхшы оештырган авыл биләмәләрен шактый санап булыр иде, әмма газетабызның бу санында Югары Стәрле мисалына гына тукталырга булдык. Аларда элеккеге елларда халыктан җыелган акчаның нинди эшләргә тотылуы хакында биләмә башлыгы Лилия Сабирҗанова безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

- Үзара салым акчасы авыл жирлегендәге мөhим мәсьәләләрне хәл итүдә бик нык ярдәм итә. Татарстан хөкүмәтенең җыелган акчаның бер сумына дүрт сум кушып ярдәм иткән субсидияләре белән бу бигрәк тә отышлы. Безнең Югары Стәрле авыл жирлегендә 2015 ел өчен халыктан жыелган үзара салымга субсидия белән бергә 452 мең сум тәшкил итте.

Әлеге акчалар бөтен халык, авыл жирлеге Советы карары белән кабул ителгән шактый гына эшләрне башкарырга ярдәм итте: биләмә җирлегендәге авыллар эчендәге юллар ремонтланды, зиратлар территорияләре зур булып үскән, картайган агачлардан кисеп чистартылды, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары да яңартуны сорый иде - янгын сүндеру өчен су емкосте алынды, йортларга саннар алтакталары эшләтелде. Ә инде быел җыелган салым акчасы зиратны ихаталап алу, юллар ремонтлау, депо бинасын ремонтлау кебек шулай ук мөһим чараларга тотылачак.

Авыл җирлегендә башкарылган бу эшләрдә, уртак проблемаларны хәл итүдә халыкның үзенең дә өлеш кертүе, активлыгы - ул шул ук төзекләндерелгән юлларны, корылмаларны, социаль объектларны һәркемдә үзенең дә милке итеп карауга, хуҗаларча мөнәсәбәт булдыруга этәрсә, икенче яклап, хөкүмәтнең, җитәкчеләребезнең дә авыл җирлекләренә булган игътибар - ярдәмен тою күңелләрдә канәгатьләнү хисләре уята. Барыбызның да теләк бер генә: авылларны яшәтү, үстерү максатында кабул ителгән иҗтимагый әһәмияткә ия бу программа алга таба да эшләсен, гомерле булсын, шул гына.

Лилия Сөләйман кызы бәян иткәннәрне Югары Стәрле биләмәсендәге авылларга барып чыккан һәркем үзе күрә торгандыр. Әнә шулай торган җиребезне төзек, матур итүдә, яңартуда бергәләп өлеш кертү кешеләрне дә бердәм, хуҗаларча карашлы итә, ә инде салымның "дүртләтә" отышлы булуы турында әйтәсе дә юк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Югары Стәрле жирлегендә үзара салым акчасына авылларны төзекләндергәннәр