Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Яшьләр үзәгендә “Сәләтләр фестивале” узды

Ул чиккән, бәйләгән әйберләр дисеңме, агачтан уеп ясалганнары дисеңме - бу кадәр матурлыктан күзләр камаша. Халкыбызның осталыгына исләрең китмәле! Районыбыз уңганнарын әнә шулай Өлкәннәр көне уңаеннан 13 октябрьдә Яшьләр үзәгендә "Сәләтләр фестивале" берләштерде. Биредә өлкән буын үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар тамашачыга җырларын, үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте. Фестиваль...

Ул чиккән, бәйләгән әйберләр дисеңме, агачтан уеп ясалганнары дисеңме - бу кадәр матурлыктан күзләр камаша. Халкыбызның осталыгына исләрең китмәле! Районыбыз уңганнарын әнә шулай Өлкәннәр көне уңаеннан 13 октябрьдә Яшьләр үзәгендә "Сәләтләр фестивале" берләштерде.

Биредә өлкән буын үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар тамашачыга җырларын, үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте.

Фестиваль кысаларында оста куллар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Күпчелек эшләрне "Азнакайнефть" идарәсе ветераннарыныкы тәшкил итте. Мәсәлән, Резеда Мөгътәсимова бисердан ясалган чәчәкләрен һәм башка әйберләрен алып килгән. Ул 2014 елда "Әбиемнең оста куллары" дигән район бәйгесендә беренче урынны алган булган.

- Һөнәрем буенча мин - тегүче. Менә биш ел була инде, бисер белән шөгыльләнәм. Ясаган әйберләремне якыннарыма бүләк итәм, бик яратып, рәхмәт әйтеп кабул итәләр. Пенсиягә чыккач, үзеңә бер шөгыль табарга кирәк. Әле бәйләмнәрем дә күп, әмма аларны кызым энәдән төшү белән алып кия, күргәзмәгә алып килә алмадым, - ди ул.

Альберт Гарипов нефтьчеләр исеменнән килсә дә, гомеренең күп өлешен балаларга хезмәт тәрбиясе биреп уздырган. Кулы белән алтын коя дип нәкъ менә аның кебекләр хакында әйтәләрдер. Агачтан уеп ясаган сандыклары, тартмалары, картиналары яныннан беркем дә битараф кына үтеп китә алмады.

- Беренче урындыгымны алтынчы сыйныфта укыганда ясаган идем, - ди Альберт Гарипов. - Әти буралар бурый иде. Үзебезнең мунчаны күтәргәч, синең кулыңнан яхшырак килә дип, тәрәзәләрен ясарга миңа тапшырды. Агач эше четрекле, әмма мин аннан җаныма рәхәтлек алам. Мастерскойдан йокларга уннар тулгач кына керәм.

Өендәге барлык җиһазларны да диярлек үзе ясаган. Азнакайда аның йорты бизәкле тәрәзә кашагалары белән әллә каян аерылып тора.

Күргәзмәгә Туйкә авыл җирлегеннән Рәфис ага Галиевның да шундый эшләре куелган иде. Авыру сәбәпле, ул үзе катнаша алмаган. Авторның талантына таң калырлык. Бөек язучыларыбызның агачка уеп, калайга чокып ясалган портретлары гына ни тора!

Сәрия Хакованың чигелгән картиналары яныннан да тыныч кына узып китеп булмый.

Ә менә Тымытыктан Әминә Ризванова әлегә безнең яклар өчен ятрак шөгыль үзләштергән: салкын фарфор, полимер балчык, фоамираннан чәчәкләр, бизәнү әйберләре ясый.

- Моңа кадәр крючок, энә белән бәйләдем, бисердан үрдем. Интернеттан күреп, менә яңа эшкә тотындым. Ирем дә хуплый, материалларны Казаннан алып кайтабыз, - ди ул.

Гомумән, фестивальдә катнашучыларның һәрберсенең исемен зурлап телгә алырлык. Һәр эшкә кешеләрнең кул һәм җан җылысы салынган. Районыбыз, чыннан да, осталарга бай икән. Әле күпмесе ишетми яки ниндидер сәбәп белән катнаша алмый калгандыр.

- Мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк. Күңелебезгә якты тәэсирләр алдык. Бер-берең белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша торган бик матур кичә булды, - ди әнә Асия Сәгъдиева белән Галина Матюшенко.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Яшьләр үзәгендә “Сәләтләр фестивале” узды