Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яңа яр буеында татар рок-башкаручылар концертлары узачак

Татарстанда Су саклагычлар зонасы елы дәвам итә һәм бөтен республика буенча халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү өчен яңа җәмәгатьчелек мәйданчыклары ачыла. Ачык һавада урнашкан яңа сәхнәләрдә туган телебезгә, традицияләребезгә мәхәббәт белән сугарылган татар көйләре яңгыраячак. Бу Татарстан буенча татар альтернатив музыкасының шундый масштаблы беренче гастрольләре. СӘЯХӘТ-ДРАЙВ дигән концерт туры республиканың...

Татарстанда Су саклагычлар зонасы елы дәвам итә һәм бөтен республика буенча халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү өчен яңа җәмәгатьчелек мәйданчыклары ачыла. Ачык һавада урнашкан яңа сәхнәләрдә туган телебезгә, традицияләребезгә мәхәббәт белән сугарылган татар көйләре яңгыраячак. Бу Татарстан буенча татар альтернатив музыкасының шундый масштаблы беренче гастрольләре. СӘЯХӘТ-ДРАЙВ дигән концерт туры республиканың сигез муниципаль районында узачак. Алар арасында Азнакай да бар. Тамашачылар аладында Рәдиф Кашапов һәм "Oscar & c7c5" төркеме чыгыш ясый.

Рәдиф Кашапов Балык Бистәсе районында туган. Чаллы, Казан, Санкт-Петербургта яшәгән. Англия, Германия, Польша, Латвия сәхнәләрендә җырлаган. 2015 елда «Тамгалар» альбомы дөнья күрә. Хәзер икенче альбомы өстендә эшли.

Оскар Юнысов "Oscar & c7c5" төркеме вокалисты һәм лидеры, тумышы белән Бирск шәһәреннән. Казанда ул музыкантлар белән бергә тавыш яздыру студиясе төзи һәм «Нинди рәхәт» дигән дебют альбомын яздыра. "Грейпфрут" - тарихта монтажсыз ясалган беренче татар клибы. Ул Dedolight европа конкурсында югары бәяләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яңа яр буеында татар рокбашкаручылар концертлары узачак