Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның сәләтле яшьләре шәһәр үсеше буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр

Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында "2015-2020 елларга Татарстанда сәләтлеләр белән стратегик идарә итү" дәүләт программасының төп коммуникация һәм демонстрация мәйданчыгы - "Минем шәһәрем. Минем сәләтем" күчмә күргәзмәсе узды. Аның максаты - укучыларны, студентларны, остазларны һәм ата-аналарны республиканың үсеш мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру иде. Күргәзмә кысаларында компания һәм предприятиеләр яшьләргә...

Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында "2015-2020 елларга Татарстанда сәләтлеләр белән стратегик идарә итү" дәүләт программасының төп коммуникация һәм демонстрация мәйданчыгы - "Минем шәһәрем. Минем сәләтем" күчмә күргәзмәсе узды. Аның максаты - укучыларны, студентларны, остазларны һәм ата-аналарны республиканың үсеш мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру иде. Күргәзмә кысаларында компания һәм предприятиеләр яшьләргә эшкә урнашу һәм эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

Формаль булмаган аралашуда дәүләт программасының гарантияләре һәм ресурслары, иҗади проектлар өлкәсендә сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларны яклау өчен яңа проектлы олимпиадалар булдыру кебек көнүзәк мәсьләләр тикшерелде.

Төгәл фәннәр, информацион технологияләр белән ныклап кызыксынучы, техник иҗат белән шөгыльләнүче яшьләр өчен "Минем шәһәр. Минем сәләт" дигән эзләнү квесты үткәрелде. Алар шәһәребезнең үсеш мөмкинлекләре һәм проблемалары хакында фикерләрен белдерделәр, үз технологик, эшмәкәрлек, социаль һәм инженер проектларын тәкъдим иттеләр.

Миләүшә Зарифуллина, мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның сәләтле яшьләре шәһәр үсеше буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр