Азнакайның “Салават күпере” бакчасында балалар кечкендәдән чыныгып үсәләр
"Физик тәрбия һәм спортны дөрес куймый торып, без беркайчан да сәламәт буын үстерә алмаячакбыз", - дигән академик Анатолий Луначарский. Азнакайның 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында бу алтын сүзләргә таянып эшлиләр. Әле күптән түгел генә "Сәламәтлелек атнасы" үтте. Балаларның яшенә карап, төрле уенар, ярышлар оештырылды. "Минем шаян тубым", "Өйдә, бакчада...
"Физик тәрбия һәм спортны дөрес куймый торып, без беркайчан да сәламәт буын үстерә алмаячакбыз", - дигән академик Анатолий Луначарский. Азнакайның 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында бу алтын сүзләргә таянып эшлиләр. Әле күптән түгел генә "Сәламәтлелек атнасы" үтте. Балаларның яшенә карап, төрле уенар, ярышлар оештырылды. "Минем шаян тубым", "Өйдә, бакчада физкультура белән дус", "Күңелле стартлар" һәм халкыбызның милли уеннарында нәниләр бик теләп катнашты. Соңыннан әлеге темага мульфильм да карадылар.
- Хәрәкәтле уеннар балаларны физик яктан чыныктыра. Без бина эчендә генә түгел, табигатьнең теләсә-кайсы фасылында урамда да шөгыльләнәбез, - ди физкультура җитәкчесе Венера Җиһангирова.
Гөлфия МОСТАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев