Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе өлкәннәрне чәй табыны артына җыйды

Өлкәннәр көнендә Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ялгыз, ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ апаларны чәй табыны артына җыйды. Бер күрешү-үзе бер гомер дип, аралашуга сусаган өлкәннәр иркенләп гапләште-чөкердәште. Һәркайсы бәйрәмнән күчтәнәчләр тотып кайтты, ә инде килә алмаганнарның өенә илттеләр. - Берүзең генә берни дә кыра алмыйсың, - ди үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова. -...

Өлкәннәр көнендә Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ялгыз, ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ апаларны чәй табыны артына җыйды.

Бер күрешү-үзе бер гомер дип, аралашуга сусаган өлкәннәр иркенләп гапләште-чөкердәште. Һәркайсы бәйрәмнән күчтәнәчләр тотып кайтты, ә инде килә алмаганнарның өенә илттеләр.

- Берүзең генә берни дә кыра алмыйсың, - ди үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова. - Нинди генә чара үткәрергә уйласак та, иң элек үземнең активистларга таянам. Шөкер, бездә андыйлар җитәрлек. Ир-егетләребез дә төзекләндерү, чистарту өмәләрендә бик теләп катнашалар, хуҗабикәләребз дә берсеннән-берсе уңган-булган. Алардан күреп, балалар да безгә иярә, кечкенәдән бердәм булып, аралашып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Чаралар үткәрүдә Ирина Әхмәтҗанова, Светлана Вахитова башлап йөриләр, һәрчак аларга таянам.

Әнә шулай иҗтимагый үзидарә үз тормышы белән кайнап, максатчан эшләп ята.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе өлкәннәрне чәй табыны артына җыйды