Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ишегалдын һәрчак тәртиптә тота

Күрше-күләнне барлап, аларның көнкүрештә туган проблемаларын хәл итүдә тиешле органнар белән икеараны бәйләүче күпер булып торган, ел әйләнә төрле очрашулар, күңелле ял чаралары оештырып килгән иҗтимагый үзидарәләрнең җәмгыяви роле елдан-ел саллылана бара. Шәһәрдәге 13нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова да эшенә бар тырышлык-тынгысызлыгын биргәннәрнең берсе. Җәйлектә территорияне чистарту, төзекләндерү...

Күрше-күләнне барлап, аларның көнкүрештә туган проблемаларын хәл итүдә тиешле органнар белән икеараны бәйләүче күпер булып торган, ел әйләнә төрле очрашулар, күңелле ял чаралары оештырып килгән иҗтимагый үзидарәләрнең җәмгыяви роле елдан-ел саллылана бара.

Шәһәрдәге 13нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова да эшенә бар тырышлык-тынгысызлыгын биргәннәрнең берсе. Җәйлектә территорияне чистарту, төзекләндерү өмәләрен әледән-әле оештырып торды.

Аларга кечкенәләргә кадәр бик теләп катнашты. Балаларның үзләре белән генә дә үтте өмәләр. Әминә апалары аларны уртак эшкә тарта белә шул: себерке, тырма тотып үзләре яшәгән җирне чистартырга чыккан һәркайсына туңдырма да эләкте.

Балаларда җәйге каникулларның җылы тәэсирләре ныграк истә калсын, дип, яңа уку елы башы белән алар өчен карбыз көне дә үткәрде ул. Күпкатлы йортлар ишегалды ул көнне сабыйлар, аларның әти-әниләре тавышларыннан гөҗ килеп торды. Уен-бәйгеләр арасында барсы да карбыз ашап кинәнде, рәхәтләнеп аралаштылар.

Лиза Нур

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ишегалдын һәрчак тәртиптә тота

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе ишегалдын һәрчак тәртиптә тота