Азнакайның татар зиратында өмә оештырыла
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның татар зиратында өмә оештырыла

Районның битараф булмаган барлык кешеләрен уртак изге эштә катнашырга чакырабыз.

“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!”, – диләр. Зираттагы тәртип – ул безнең фани дөньядан киткән якыннарыбызга булган хөрмәт билгесе.

29 апрель көнне 8:00 сәгатьтә татар зиратында өмә оештырыла.

Хөрмәтле азнакайлылар, сезне бу изге эштән читтә калмаска һәм өмәдә актив катнашырга чакырабыз.

Үзегез белән: тырма, балта, пычкы, бензопила, себерке, секатор, чүп капчыклары, перчаткалар һәм башка кирәк-яракларны алып килүегез сорала.


Нет комментариев