Азнакайның сәләтле балаларына районның төп Кыш бабае бүләкләр таратты
Уку алдынгылары, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучылар өчен һәр елны район башлыгының Чыршы бәйрәме уздырыла. Бүген ул Балалар иҗат үзәгендә үтте.
– Сез – безнең горурлыгыбыз. Азнакайның киләчәге сезнең кебек акыллы, сәләтле яшьләр кулында. Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны һәм лаеклы алмаш булып үсүегезне телим, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында.
Ул сәләтле балалар үстергән әти-әниләргә һәм педагогларга рәхмәтен белдерде. Укучыларга Яңа ел бүләкләре һәм акчалата премияләр тапшырды.
Нет комментариев