Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең “Огоньки” бию коллективы Казанда узган “Виктория” халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, кече төркеме – беренче, урта төркеме икенче дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчеләре Лилия Минеханова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук Н.Юлтыева исемендәге хореография сәнгате фестиваль-конкурсында да Азнакайның яшь биючеләре сынатмадылар: Лилия Закирова җиткәчелегендәге “Лилия” коллективы – беренче, “Огоньки” коллективының урта төркеме икенче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.

Нет комментариев