Азнакайлылар, нәрсә ашаганыгызны чамалыйсызмы?
2015 елда Россиядә сатылган сөт ризыкларының 11 проценты ялган продукт булып чыккан. Җитештерелгән сырның да 78 проценты чын түгел. Бу саннар безгә дә кагыла. Татарстан буенча дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов республикада тикшерелгән атланмайның 151 төренең 45е ялган булуын әйтте. Бездә җитештерелгән һәм сатылган сөт ризыгының һәр өченчесе фальсификат икәне...
2015 елда Россиядә сатылган сөт ризыкларының 11 проценты ялган продукт булып чыккан. Җитештерелгән сырның да 78 проценты чын түгел. Бу саннар безгә дә кагыла. Татарстан буенча дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов республикада тикшерелгән атланмайның 151 төренең 45е ялган булуын әйтте. Бездә җитештерелгән һәм сатылган сөт ризыгының һәр өченчесе фальсификат икәне ачыкланган. Читтәге җитештерүчеләр дә алдый, үзебезнекеләр дә калышмый. "Шуны белә торып, ялган ризыклар һаман да кибет киштәләрендәме? Тикшердек тә шуның белән беттеме? Димәк, халыкны алдыйбыз булып чыга..." - дип утлы табада биетте җаваплы түрәләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ә сез нәрсә ашаганыгызны, нинди сөт эчкәнегезне чамалыйсызмы?
Лилия СӘЕТОВА (Кукмара авылы):
- Без инде күптән кибетләрдән сөт, май, эремчек, каймак сатып алмыйбыз. Дөрес, үзебезнең мал-туар юк, шуңа күрә кибеткә йөрергә мәҗбүр идек. Әмма кибеттәге сөт ризыкларының сыйфаты кинәт начарайды бит. Кибет эремчеген авызга алып булмый. Пальма маен кушалар дип уйлыйм. Ике балабыз бар, аларга сыйфатлы ризык ашатасы килә. Ник мин ялган ризык өчен бу кадәр акча сарыф итәм соң, дидем дә сөтне авыл кешеләреннән сатып ала башладым. Каймагын да, эремчеген дә алардан алам. Катыкны үзебез ясыйбыз. Беренчедән, чып-чын табигый ризык, икенчедән, арзанракка да төшә. Шәһәр кешесенә авыррак, әмма анда да авылдан алып килеп саталар бит. Шулардан сатып алырга кирәк.
Айназ ГАТИНА, cөт ризыклары җитештерүче ширкәт хезмәткәре (Арча):
- Безнең үзебезнең сыер фермалары бар, шуңа җитештергән сөт ризыкларына порошок тутыру ихтыяҗы юк. ГОСТка туры китереп, 100 процентлы табигый ризык җитештерәбез. Карап, белеп алырга кирәк инде! Аертылмаган сөт дип язылганны сатып аласыз һәм ул берничә көн әчемичә тора икән, димәк, бу сөткә порошок кушылган. Эремчек тә атна дәвамында үзгәрми, исләнми, әчеми икән, шикләнергә урын бар. Эремчек иң күбе 3-4 көн саклана. Авыл фермерларыннан сатып алу хәерлерәк. Алар тонналап җитештерми, ризыклары да югары сыйфатлы һәм табигый була.
Резеда ХӨСӘЕНОВА, аш-су остасы:
- Соңгы вакытта сөт ризыклары белән гел проблема! Ресторанда ризык пешергәндә алар күп кирәк. Сөтне белгән җитештерүчедән сатып алырга тырышам. Атланмайны сайлаганда да хәйләгә барырга туры килә, җитештерүдәге таныш хезмәткәрнең берсе кайсы партия яхшы, кайсысында кушылмалар булганын әйтә. Табигый булганын күпләп сатып алып куям. Эремчекне "Агропромпарк"тан Алексеевск фермерларыннан алам. Алар - мине, мин аларны алдамыйм. Нинди хәлдер ул, Россия башка илләрдән ризык керттерми башлады, безнекеләргә эшләргә менә дигән мөмкинлек дип әйтелде. Әмма кинәт сыйфат югалды. Халыкка кыйммәткә суррогат саталар. Безнекеләр көндәшлек булганда гына кымшана. Чит ил ризыклары булганда, безнекеләр тырыша иде. Ялган ризык җитештерүчеләрне дә, сатучыларны да җавапка тартырга кирәк, ә бу эшләнми.
Фәүзия ГӘРӘЕВА, фармацевт (Казан):
- Кондитер әйберен кабып та булмый хәзер - вазелин, пальма мае тәме. Тортларны үзебезгә пешерергә туры килмәгәе. Сөткә килсәк, Яшел Үзәннекен алам, болай әйбәт кебек. Атланмайны авылныкын алам. Ашарлык сыр юк! Анысына акча да әрәм итәсе түгел. Эремчек, гомумән, проблема. Нәрсә кушалар аңа, ни эшләтеп күпертәләр - һич белмәссең! Кабасың - ашказанында берни юк кебек. Корт ясыйм дип кайнатканда 1 кило эремчектән 1 литр сыеклык чыкты, төптә берничә эремчек чумары йөзеп йөри. Җәйгә чыксам, авылдагы танышлардан алып, кышка корт ясап куярмын, дип торам.
"ВТ" кайнар линиясе
Сорау юллаучылар игътибарына! "ВТ" кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Бөтен гозерләрне дә тыңлап бетерү мөмкин булмау сәбәпле, сорауларны телефон аша кабул итмәскә булдык. үзегезне борчыган мәсьәләләр хакында Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@vatantat.ru электрон адресына аңлаешлы итеп хат юллагыз.
Гакыйка корбанын кайчан чалдыралар?
Күптән түгел улыбыз туды. Танышларым, корбан чалдырыгыз, ди. Моның өчен корбан аен көтәргәме, әллә инде сарыкны кайчан чалдырсаң да ярыймы?
Мәдинә
"Иман нуры" мәчете имамы Рамил Шириев җавап бирә:
- Балага гакыйка корбаны чалдыру ата-ананың бурычы булып тора. Малайларга - ике, кызларга бер сарык чалу яхшы. Бу йола бала туып җиденче көнгә чыккач эшләнсә, хәере күп булыр, әгәр җитди сәбәпләр килеп чыгып, бераз соңгарак калынса да, зыян юк. Әмма монда үтәлүе шиксез булган берничә шарт бар: бу корбанның сөяген чабарга ярамый, фәкать буыннанбуынга чыгарып, ите пычак белән киселә. Шул иттән йә аш, йә пылау пешереп, барча туганнарны җыеп, гакыйка мәҗлесе үткәрелә.
Ягулык кыйммәтләнерме?
Әле беркөнне генә машинама бензин салырга кергән идем. Бәяләр арткан икән бит! Үзебездә нефть чыга торып, ягулык нигә кыйммәтләнә? Күршеләрдә хәлләр ничек?
Хәмит
Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы артык кыйммәтләнмәгән. Аларның бер литры уртача 31,33 сум, 35,56 сум һәм 33,45 сум тора. Ә менә АИ-93, 92 маркалы бензин бәясе артып, литры 32,80 сумга җиткән. Киров, Ульян, Ижау, Пенза, Оренбург һәм Пермьдә дә АИ-93, 92 һәм АИ-95 маркалы бензинга бәяләр күтәрелгән. Уфа һәм Саранскида барлык маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр элеккечә калган. Самарада исә бензин һәм дизель ягулыгы хакы күтәрелгән. А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән уртача бәяләр - Пенза һәм Саратовта, АИ-93, 92гә - Самарада, АИ-95 һәм дизель ягулыгы Казанда теркәлгән.
Күпмегә арта?
Әбием быел 80 яшен тутырды. Андыйларның пенсиясенә акча өстиләр дип тә ишеткән ул. 2016 елда бу акча артмадымы? Әбинең пенсиясе күпмегә артыр икән?
Айгөл
80 яше тулган кешеләргә өстәлә торган сумма узган елдагыча - 4 мең 383 сум 59 тиен калды. Быелның 1 февраленнән пенсияләр 4 процентка индексацияләнгәч, әлеге сумма 4 мең 558 сум 93 тиенне тәшкил итте.
Нинди ташлама каралган?
Миңа - 59 яшь. Хезмәт стажым - 38 ел. Шуның 21 елын янгын сүндерүче булып эшләдем. Янгын сүндерүче булып эшләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга алмыймы?
Сәгыйть
Янгын сүндерүчеләр, әгәр бу өлкәдә 25 ел эшләсәләр, 50 яшькә җиткәч лаеклы ялга чыга ала. Әмма бу кагыйдә барлык хезмәткәрләргә дә кагылмый. Вакытыннан алда ялга чыгу махсус исемлектә булган вазыйфаи затларга гына кагыла. Бу хакта тулырак үзегез яшәгән районның пенсия бүлегеннән белешә аласыз.
Бетермәделәрме әле?
Мин - хезмәт ветераны. Телефоннан сөйләшкән, торак-коммуналь хезмәтләр, юл йөрү өчен минем кебекләргә ташламаларны бетермәделәрме әле ул?
С.Галимова
Хезмәт ветеранына бирелә торган ташламалар сакланып калды. Әмма телефон ташламасына үзгәреш кертелде. Элек барлык чыгымнарның яртысын гына түләсәгез, хәзер абонемент линиясе өчен генә ташлама бар. Ә менә сөйләшкән вакыт өчен тулысынча түләргә туры киләчәк. 2016 ел башыннан әлеге ташламалардан айлык уртача кереме 20 меңнән артмаган кешеләр генә файдалана алачак.
Акча эшли алабызмы?
Йортыбызда чорма һәм подвал тик тора. Әллә шуны арендага биреп акча эшлик микән? Моның өчен нәрсә таләп ителә?
Николай
Күпфатирлы йорттагы биналарны куллану мәсьәләләрен хәл иткәндә милекчеләрнең гомуми җыелыш карары булырга тиеш. Бу йортта яшәүчеләр гомумйорт милегеннән файдалану турында шартнамәләр төзүне ышанып тапшыра торган вәкаләтле затны (бу эшне идарәче компания дә башкара ала) сайларга тиеш. Уртак фикергә килгәннән соң, йортның әлеге өлешен үзегез теләгәнчә куллана аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев