Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар коррупциягә каршы

Коррупция кәнфит кабыннан башлана Рәзилә Исламова: -Биргәнне һәркем ярата инде ул. Нишлисең, бездә шулай кабул ителгән. Элек кәнфит кабы белән дә эшеңне җайлап-майлап була иде, хәзер ул гына аз кебек. Мин аны коррупция дип кабул да итмим инде. Барыбыз да ашыгабыз бит, документларны тизрәк әзерләтәсе, керәсе җиреңә чиратсыз гына үтәсе...

Коррупция кәнфит кабыннан башлана

Рәзилә Исламова:

-Биргәнне һәркем ярата инде ул. Нишлисең, бездә шулай кабул ителгән. Элек кәнфит кабы белән дә эшеңне җайлап-майлап була иде, хәзер ул гына аз кебек. Мин аны коррупция дип кабул да итмим инде. Барыбыз да ашыгабыз бит, документларны тизрәк әзерләтәсе, керәсе җиреңә чиратсыз гына үтәсе килә, башкалар шунда ник айлар-еллар буе көтми.

Сания ханым:

- Авырган вакытта синең хәлеңә кереп, тиеш булмаганын да эшләгән, ярдәм кулы сузган шәфкать туташына рәхмәт йөзеннән бер кап шоколад бирүне олы итеп "коррупция" дип әйтәсе дә килми. Дәрәҗәле урыннарда утырган, олы эшләр "майтарырдай" кешеләр арасында чәчәк ата ул коррупция. Менә кайда кирәк ул көрәш. Шулай берчак авыр хәлдә шифаханәдә ятканда көн-төн янымнан да китми саклаган шәфкать туташына рәхмәт йөзеннән чәй эчәргә тумбочкамда өелеп яткан тәм-томны бирергә уйладым. "Безгә ярамый, коррупция була" дип китеп барды.

Рифат Галләмов:

-Ришвәт биргәнем юк. Әмма биргән кешеләрдән ишеткәнем бар, табибларга акча төртсәң, бөтенләй икенче төрле караш, бик күңелләре була икән. Санитаркаларына хәтле йөгереп кенә йөри яныңда, дип сөйлиләр. Ә бит авыруларга алар барсы да бер мөнәсәбәттә булырга тиеш. Үзебез өйрәтәбез, җәмәгать. Әгәр үзебез төртмибез икән, ришвәтчелек тә чәчәк атмас иде. Әнә шул бирүчеләр азындыра аларны, бар авырлыгы бирмәүчеләргә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар коррупциягә каршы