Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар иминлеген видеокамералар да саклый башлый

"Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча Азнакайда торак йортларга видеокамералар урнаштыра башладылар. Иртән эшкә, яки берәр яры сәяхәткә, кунакка чыгып киткәндә, һәрберебез кире әйләнеп кайтканчы өебезнең исән-имин торуын тели. Ә подъезд төбендә төн кунарга калдырган машиналар тәмам йокыларыбызны качыра. Ансат кына кеше малына ия булырга теләүчеләр җитәрлек бит ул. Җитмәсә, өлкән яшьтәгеләрне...

"Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча Азнакайда торак йортларга видеокамералар урнаштыра башладылар.

Иртән эшкә, яки берәр яры сәяхәткә, кунакка чыгып киткәндә, һәрберебез кире әйләнеп кайтканчы өебезнең исән-имин торуын тели. Ә подъезд төбендә төн кунарга калдырган машиналар тәмам йокыларыбызны качыра. Ансат кына кеше малына ия булырга теләүчеләр җитәрлек бит ул. Җитмәсә, өлкән яшьтәгеләрне әллә нинди ысуллар белән алдап, төп башларына утыртып китүчеләр дә ешайды. Аларның койрыгын тоту ансат түгел. Балаларны да хәзер ялгызларын гына урамга уйнарга чыгарам димә, кем кая алып китмәс. Яңа программа халыкны әнә шундый күңелсезлекләрдән саклауны күздә тота да инде.

Ул җәмәгать куркынычсызлыгын, тәртип тәэмин итү максатларында республикабызда агымдагы елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлады.

- Шәһәрдә халык күпләп җыела торган урыннарда 22 камера эшли инде. Видеокүзәтү хокук саклау органнары өчен яхшы ярдәмчегә әверелде. Җинаятьләрне ачуда нәкъ менә әлеге камералар булыша. Хәзер күп фатирлы торак йортларга видеокүзәтү урнаштыру вакыты җитте, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.

Статистика буенча җинаятьләрнең 40 проценты торак йортларның подъездлары эчендә кылына. Әгәр видеокүзәтү булса, ишегеңне кем ватып ачканын да, подъезд эчендә нинди тәртипсезлекләр кылынуын да җиңел белеп һәм җинаятьләргә чик куеп була. Күзәтү барлыгын белгән бурлар күрә торып җинаятькә бармый да бармый инде.

Видеокамераларны Азнакай район электр элемтә челтәре урнаштыра.

- Барлык эшләр бушка башкарыла. Камераларга хезмәт күрсәтүне дә үз өстебезгә алабыз, - ди предприятие начальнигы Таһир Галимов. - 200 камера кайтты инде. Җиһазлар ныклы, кирпеч белән дә бәреп вата торган түгел. Күзәтү астына балалар мәйданчыгы, машиналар тора торган җир, ишек алдына һәм подъездга керү юллары алыначак. Сервер үзебезнең мәйданчыкта сакланчак, ә андагы мәгълуматны торак милекчеләре ширкәтләре дә, эчке эшләр бүлеге дә интернет аша карый алачак.

Иминлегебезне кайгырту исә һәр фатирдан айга 30-40 сумга төшәчәк. Аз керемле гаиләләр ризасызлык белдерергә дә мөмкин, әмма үзеңнең һәм балаларыңның сәламәтлеге, милкеңнең бөтенлеге өчен җан тынычлыгы бик күпкә кыйммәтрәк бит.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар иминлеген видеокамералар да саклый башлый