Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга көрәш буенча республика турнирына 60ка якын спортчы җыелды - ФОТО һәм ВИДЕО

Бүген Азнакайга республиканың төрле районнарыннан көрәшчеләр җыелды Азнакай шәһәре "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республика­быз һәм районыбыз тари­хында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды. Ярышны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Әнвәр Баһаветдиновның тормыш иптәше Наилә ханым да катнашты. Алар үз...

Бүген Азнакайга республиканың төрле районнарыннан көрәшчеләр җыелды

Азнакай шәһәре "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республика­быз һәм районыбыз тари­хында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды.

Ярышны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Әнвәр Баһаветдиновның тормыш иптәше Наилә ханым да катнашты. Алар үз чыгышларында әлеге спорт чарасын оештыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, көрәшчеләргә ярышта уңышлар теләде.

Биредә 1999 елгы һәм аннан яшьрәкләр җиде авырлык категориясендә көч сынашты. Икенче елын уздырыла торган турнирда 9 район һәм шәһәрдән 60 ка якын көрәшче бил алышты.

Җинүчеләр хакында газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайга көрәш буенча республика турнирына 60ка якын спортчы җыелды - ФОТО һәм ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга көрәш буенча республика турнирына 60ка якын спортчы җыелды ФОТО һәм ВИДЕО