Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина “Безнең заман“ IV республика фестивале зона смотрында җиңү яулады

Әлмәт шәһәрендә эшләүче яшьләр иҗатының "Безнең заман" дип исемләнгән IV ачык республика телевизион фестивале зона смотрында Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина татар кызлары биюен башкарып, беренче урынны яулады һәм 10-13 ноябрьдә Казанда Пирамида күңел ачу комплексында үтәчәк Гала-концертка чакыру алды. Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укыта, "Балачак" бию коллективын җитәкли. Әлеге...

Әлмәт шәһәрендә эшләүче яшьләр иҗатының "Безнең заман" дип исемләнгән IV ачык республика телевизион фестивале зона смотрында Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина татар кызлары биюен башкарып, беренче урынны яулады һәм 10-13 ноябрьдә Казанда Пирамида күңел ачу комплексында үтәчәк Гала-концертка чакыру алды.

Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укыта, "Балачак" бию коллективын җитәкли. Әлеге коллектив "Хрустальное сердце мира" халыкара конкурсында, "Созвездие - Йолдызлык" республика, "Сандугач сайрар илем" төбәкара фестивальләрендә лауреат булды.

Районда уздырылган бер генә мәдәни чарадан да читтә калмыйлар. "Балачак" башкаруында "Кошларым", "Авылга", "Суда-суда", "Биеп кал" һәм "Шүрәле Rемэкс» биюләрен тамашачылар һәрчак көчле алкышларга күмәләр.

Наилә ШӘЯХМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина “Безнең заман“ IV республика фестивале зона смотрында җиңү яулады

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина “Безнең заман“ IV республика фестивале зона смотрында җиңү яулады