Татарстан Россия төбәкләре арасында рәсми рәвештә беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына басты. Әлеге проект нигезендә һәр төбәктән 50 пилот мәктәбе сайлап алынган. Алар арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбе дә бар. Шушы көннәрдә Казанда республикабыз укучыларын әлеге гомумроссия хәрәкәте сафларына тантаналы төстә кабул итү булды. Азнакайлылардан беренче булып 1...
Татарстан Россия төбәкләре арасында рәсми рәвештә беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына басты. Әлеге проект нигезендә һәр төбәктән 50 пилот мәктәбе сайлап алынган. Алар арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбе дә бар. Шушы көннәрдә Казанда республикабыз укучыларын әлеге гомумроссия хәрәкәте сафларына тантаналы төстә кабул итү булды. Азнакайлылардан беренче булып 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Булат Сәитгалиев кабул ителде. Тантанада һәр активистның муенына ак косынка бәйләнде һәм күкрәгенә значок тагылды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев