Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләрне штрафка тарта

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында җирлегебездә 19 октябрьгә кадәр "Җәяүле юлы" акциясе бара. 9 ай эчендә республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Азнакайда исә ел башыннан 6 җәяүле каза күргән. Юл йөрү кагыйдәләрен күпчелек...

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында җирлегебездә 19 октябрьгә кадәр "Җәяүле юлы" акциясе бара. 9 ай эчендә республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Азнакайда исә ел башыннан 6 җәяүле каза күргән. Юл йөрү кагыйдәләрен күпчелек җәяүле үзе үк боза, тугыз айда ЮХИДИ инспекторлары шундый 271 азнакайлыны җаваплылыкка тарттырган.

"Зебра"да юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферларга закон нигезендә 1500 сум административ штраф каралган. Ә инде закон таләпләрен санга сукмаучы җәяүлеләргә салынучы штраф күләме - 500 сум.

Фото http://guberniafm.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләрне штрафка тарта