Азнакайда яшь кулибинчылар үсә
Бүген Мәдәният йортында Балалар иҗат үзәге «Нефтемаш» заводы белән берлектә яшь техниклар фестивале уздырды. Анда төрле иҗат түгәрәкләреннән һәм мәктәпләрдән техник проектлар белән 46 бала катнашты. 11 укучы 3 Д принтерында, 12 бала легороботлар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук яшь репортерлар конкурсы да оештырылган иде. Башка еллардан аермалы буларак,...
Бүген Мәдәният йортында Балалар иҗат үзәге «Нефтемаш» заводы белән берлектә яшь техниклар фестивале уздырды. Анда төрле иҗат түгәрәкләреннән һәм мәктәпләрдән техник проектлар белән 46 бала катнашты. 11 укучы 3 Д принтерында, 12 бала легороботлар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук яшь репортерлар конкурсы да оештырылган иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел фестивальдә өлкән буын да үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
- Фестиваль өченче елын үткәрелә һәм елдан-ел катнашучылар безне ныграк гаҗәпләндерә. Чын-чынлап алтын куллы кешеләр яши Азнакаебызда, нәрсәләр генә уйлап тапмаганнар! Аларга карап күңел шатлык белән тула, - дип сәламләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев чараны ачып. Ул оештыручыларга һәм катнашучыларга чын күңеледән рәхмәтен белдерде.
Фестивальдә балчыктан ясалган гаҗәеп матур чәчәк букетыннан алып мини-тракторга кадәр күрергә була иде.
Гимназиядән 5 нче сыйныф укучысы Зиннур Сабиров Габдулла Тукай юбилее уңаеннан агачка уеп Шүрәле картинасын ясаган. Сабакташы Ришат Урманчиевның сыерчык оясы да әкияттәгедәй үзенчәлекле иде. Әнә шулай кечкенәдән әти-бабалары кулы арасына кереп, хезмәткә өйрәнеп үсә малайлар.
Ә менә Җиңү бистәсеннән сигезенче сыйныфта укучы Ильяс Әхмәтҗанов исә гадәти пластик шешәдән ракета уйлап тапкан.
- Йөз-йөз егерме метрга оча. Идеясы - интернеттан. Аны тормышка ашыруда технология укытучысы Рөстәм Рәшит улы ярдәм итте. 3 нче сыйныфтан ук самолетлар белән шөгыльләнәм. Киләчәктә инженер-конструктор һөнәре аласым килә, - ди ул.
«Нефтемаш» заводының балалар техник иҗатын үстерүгә керткән өлеше бик зур. Биредә конструкторлык бюросы эшли. Мәктәп укучылары анда завод белгечләре ярдәмендә хыялларын тормышка ашыралар.
- Бүген без фестивальдә «Көмеш аллея» дигән мәйданчык булдырдык. Яшь буын өлкән буынның тәҗрибәсен үзләштерсен дидек. «Идеялар ярминкәсе» дигән яңа мәйданчык та эшли. Монда башка килгән идеялар белән уртаклашырга була, - ди заводның техник директоры Эльза Гарифуллина,
Техник иҗат ярминкәсе белән мәктәп укчылары бик кызыксынып таныштылар. Хәтта яшьтәшләре кулдан ясаган машина, велосипедларда йөреп, шикәр мамыгыннан авыз итеп тә карадылар.
Соңыннан фестивальдә эшләре белән катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев