Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда укытучыларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр

Һәр елны 5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Балалар иҗат үзәгендә узган бәйрәмдә быел да Азнакай мәгариф хезмәткәрләре исеменә иң матур сүзләр һәм теләкләр яңгырады. - Җәмгыятебезнең киләчәге сезнең балаларга нинди белем һәм тәрбия бирүгә бәйле. Шуңа күрә укытучы һөнәре һәрчак беренче урында булачак. Җаваплы һәм авыр хезмәтегез өчен тирән...

Һәр елны 5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Балалар иҗат үзәгендә узган бәйрәмдә быел да Азнакай мәгариф хезмәткәрләре исеменә иң матур сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

- Җәмгыятебезнең киләчәге сезнең балаларга нинди белем һәм тәрбия бирүгә бәйле. Шуңа күрә укытучы һөнәре һәрчак беренче урында булачак. Җаваплы һәм авыр хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, алга таба да яңадан-яңа уңышлар телим, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү чыгышында.

Тантаналы чара сәнгать осталарының концерты һәм күңелле сюрпризлар белән белән үрелеп барды.

Хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүчеләргә, юбилярларга, укытучылар династияләренә, яшь белгечләргә бүләкләр тапшырылды.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова да бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде һәм алга таба да районыбыз педагогларының һөнәрләренә тугры калып, тагын да югарыгарак позицияләр яулауларына ышанычын белдерде.

Айгөл ШӘРИПОВА

Лилия Шәйхуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда укытучыларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр