Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда террорчылык корбаннарын искә алдылар

Кызганычка каршы көн тудымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында террористлар кулыннан гомерләре өзелгән кешеләр турында хәбәр алына. Яшәлми калган гомерләр, челпәрәмә килгән хыяллар... Кайвакыт кешелекнең шулкадәр дә кансыз, имансыз булуына аптырап та куясың... 3 сентябрь көнне илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Әлеге көн 2004 елның 1-3...

Кызганычка каршы көн тудымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында террористлар кулыннан гомерләре өзелгән кешеләр турында хәбәр алына. Яшәлми калган гомерләр, челпәрәмә килгән хыяллар... Кайвакыт кешелекнең шулкадәр дә кансыз, имансыз булуына аптырап та куясың...

3 сентябрь көнне илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылган иде.

Бу көнне террорчылар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә 1128 кешене тоткын итеп алды. Кансызлар кулыннан бер гөнаһсыз 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы - балалар. Әлеге коточкыч һәлакәттән соң 12 ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан азнакайлылар да шәһәр балалар иҗаты йорт каршына җыелып, бар дөньяда тынычлык булуын, мондый кан коюларның кабатланмавын теләп, якты дөньядан вакытсыз киткәннәрне - кешелек кануннарын санга сукмаучы кансызлар корбаннарын искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда террорчылык корбаннарын искә алдылар