Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда районыбыз укучыларының 44нче туристик слеты узды

Балалар иҗат үзәгенең туристик, төбәкне өйрәнү бүлеге районыбыз укучыларының 44нче туристик слетын үткәрде. Ул 30 майдан 1 июньгә кадәр Алферовка авылы янәшәсендә оештырылды. Слет барышында укучылар җәяүле турист сукмакларыннан үтте, тирә-якта ориентлашырга өйрәнде, табигать белемнәрен киңәйттеләр, туган якның байлыгын ачтылар, гүзәллеген хозур кылдылар... Анда барлыгы 10 команда составында 90лап укучы...

Балалар иҗат үзәгенең туристик, төбәкне өйрәнү бүлеге районыбыз укучыларының 44нче туристик слетын үткәрде. Ул 30 майдан 1 июньгә кадәр Алферовка авылы янәшәсендә оештырылды. Слет барышында укучылар җәяүле турист сукмакларыннан үтте, тирә-якта ориентлашырга өйрәнде, табигать белемнәрен киңәйттеләр, туган якның байлыгын ачтылар, гүзәллеген хозур кылдылар... Анда барлыгы 10 команда составында 90лап укучы катнашты. Ярышларның төп хөкемдары В.Соколов таләпләрне аңлатканнан соң, бәйгеләр кызды. Көндезге көч сынашудан соң кичләрен барсы бергә җыелып, учак алдында җырлап күңел ачтылар. Регина Стрих оештырган бу чыгышлар һәммәсенең күңеленә хуш килде. Шушы 3 көн эчендә балалар үзләренә бик күп дуслар тапты. Җиңүчеләр бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда районыбыз укучыларының 44нче туристик слеты узды