Азнакайда “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе утте
16-23 апрель көннәрендә Республика күләмендә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе үтте. Акция бер атналык кына булса да, мәрхәмәтлек чараларын ел әйләнә үткәреп торабыз. Чалпы авылында уңганлыклары, хезмәтне яратулары белән аерылып торган яшьләребез бар. Авылда нинди генә чара узмасын, алар һәрвакыт ярдәмгә килә. Мәктәпнең, балалар бакчасының хуҗалык эшләрендә, парк, зират чистартуда да беренчеләрдән...
16-23 апрель көннәрендә Республика күләмендә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе үтте. Акция бер атналык кына булса да, мәрхәмәтлек чараларын ел әйләнә үткәреп торабыз. Чалпы авылында уңганлыклары, хезмәтне яратулары белән аерылып торган яшьләребез бар. Авылда нинди генә чара узмасын, алар һәрвакыт ярдәмгә килә. Мәктәпнең, балалар бакчасының хуҗалык эшләрендә, парк, зират чистартуда да беренчеләрдән булып катнашалар. Яшьләр оештырган зур зиратны чистартуда әтиле-уллы Альберт һәм Әлфис Гаффаровлар, Самат һәм Салават Саттаровлар, Хәлил һәм Нәфис Хәлимовлар, абыйлы-энеле Марат һәм Булат Сәйфетдиновлар, Илмир Гаффаров, Илдар Бадыйков, Азамат Мөхәммәдиев, Инсаф Шәрәфиев, Рәфыйк Җиһангиров, Марат Гыйләҗев, Илдус Хөснетдинов, Йосыф Габидуллин, Ирек Каһиров зур тырышлык куйдылар. Кылган гамәлләре үзләренә изгелекләр булып кайтсын.
Гөлфия Ибраһимова,Чалпы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев