Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме дә узды.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм һәм шәхсән үз исеменнән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин гаиләдә ике һәм аннан күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә бүләкләр тапшырды.
Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме дә узды.
Марсель Шәйдуллин якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, анда катнашучыларга иминлек, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде, тәмле бүләкләрен таратты.
Балалар Мәдәният йорты тарфыннан әзерләнгән кызыклы һәм сихри Яңа ел тамашасын яратып карадылар.
Нет комментариев