Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә акча түләнәчәк

Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда "Өлкән...

Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы.

Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" дигән яңа пилот проектын тормышка ашырырга җыеналар. Ул 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Өлкән кешене тәрбияләүчегә - ай саен пособие

- Безнең республикада ятим балаларны гаиләләргә алуның матур мисалы бар инде. Яңа проект та картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне, караучысыз ялгыз өлкәннәрне өйгә алып, аларны гаилә әгъзасы итеп кабул итү һәм тәрбияләүне күздә тота, - ди "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Юнысова.

Өлкәннәрне опекага алган гаиләләргә хөкүмәт ай саен пособие түләячәк. Беренче төркем инвалидлар өчен ул 8 мең сум, икенче төркемгә - 6 мең сум, өченче төркем һәм инвалидлыгы булмаган әби-бабайларны тәрбияләгәнгә - 4 мең сум. Шулай ук тәрбияләнүче кеременең 75 проценты да тәрбияләүче гаиләгә бирелә.

Әлеге проект Россиянең күп кенә төбәкләрендә тормышка ашырыла инде.

Кемнәр опекун була ала?

Иң беренче чиратта әби яки бабайны тәрбиягә алучы хезмәткә яраклы, хөкемгә тартылмаган, торак шартлары яхшы булырга; начар гадәтләре, хроник чирләре, ике арада туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш. Андый гаиләләрне социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар сайлап алачак, социаль учреждение, түләүләр бүлеге, өлкән кеше һәм тәрбиягә алучы гаилә белән дүрт яклы килешү төзеләчәк.

Бүгенге көндә районда 17 меңнән артык өлкән яшьтәге пенсионер исәпләнә. "Өмет" үзәге аша 375 кешегә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелә. Араларында гел ялгызлары да, балалары читтә яшәүчеләре дә бар.

- Без азнакайлыларның киң күңеллелегенә, мәрхәмәтлелегенә ышанабыз. Әгәр дә өлкәннәрне гаиләгә алырга теләк белдерүчеләр булса, алар Актүбәдә картлар һәм инвалидлар йортына һәм безнең "Өмет" үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, - ди Гөлназ Юнысова.

Саннар һәм фактлар

Республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә, бу барлык халыкның 23 процентын тәшкил итә. Өлкәннәр саны ел саен 3 процентка арта. 2011 елда 831 мең булса, 2016 елда бу сан 920 меңгә җиткән. Шуларның 2 меңе картлар йортында гомер кичерә.

ФИКЕРЛӘР

Газинур Газизов,

картлар һәм инвалидлар йорты директоры:

- Әлеге проект иң беренче чиратта картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне гаиләләргә бирүне максат итеп куя. Безнең Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында 107 кеше тәрбияләнә. Яшәгән урыннары чиста, җылы, ашаган ризыклары тәмле булуга, хезмәткәрләребез даими кайгыртып торуга карамастан, аларның күңелләре барыбер китек. Гаиләгә алучылар булса, без бик шат булыр идек. Республикага килгәндә, картлар һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йорт, 6 психоневрологик интернат бар. 2016 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча аларда 4287 кеше яши. 2438е - пенсионерлар, 171е - Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Интернат-йортларга 80 нән артык кеше чират тора. Һәрберсеннән бер-ике кешене гаиләгә урнаштырсалар да, бу чират шактый кимер иде.

Миргасим Кәримов,

район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе:

- Эшем буенча төрле язмышлар белән очрашырга туры килә. Нишлисең, бөтен кешегә дә бәхетле картлык насыйп итмәгән. Кемнеңдер баласы да, ире яки хатыны да үлеп киткән һәм ул япа-ялгыз утырып калган. Кемнеңдер балалары бик еракта яши, өлкән кеше гадәттә торган нигезен ташлап, алар янына китәргә ашкынмый. Туганы булса да, картларны карарга мөмкинлеге булмаучылар бар, аларны да гаепләп булмый. Бүгенге өлкәннәрнең күбесе - сугыш чоры балалары. Алар нужаны үз җилкәләрендә бик яшьли татыган. Берсүзсез, хөкүмәт ярдәм итә. Әмма олы кешегә, сулар һава кебек, гаилә җылысы кирәк ул. Бу проект эшләп китсә, бик яхшы булыр иде.

Миләүшә Гәрәева,

социаль эш буенча белгеч:

- Карт кешене карау җиңелләрдән түгел. Ул һәркемнән сабырлык, мәрхәмәтлелек, олы җанлылык таләп итә. Үз әтиең һәм әниең белән дә кайчакта килешеп бетмисең, ә монда бөтенләй ят кеше гаиләңә килеп керә. Ул бер гамьсез сабый бала түгел, дистәләгән еллар дәвамында үз холык-фигыле, дөньяга карашы формалашкан һәм аны үзгәртәм димә. Өлкән кешенең ялгыш кына әйтелгән сүзгә дә хәтере калучан. Әмма нинди генә кыенлыклар булмасын, мин бу проектны хуплыйм. Кешеләр күңеленә яхшылык орлыклары сала ул. Бездә элек-электән ялгыз әби-бабайларны язмыш кочагына ташламаганнар. Күрше-күлән булдыра алган кадәр тәрбияләшкән, ярдәм иткән, соңгы юлга озатышкан. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләр әле дә бардыр дип уйлыйм.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә акча түләнәчәк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә акча түләнәчәк