Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көзге өмәләр уза

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә. Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа...

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды.

Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә. Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар.

Менә шуңа да ел саен шәһәр көзге өмәләргә чыга. Яшелләндерү һәм төзекләндерү хезмәткәрләре урамнарны, тротуарларны чистартса, һәр оешма-предприятие үз территориясен тәртипкә китерә.

Узган атнада әнә шулай үзәк сырхауханә, Яшьләр үзәге коллективлары үз ихаталарында өмәләр үткәреп, череп яткан яфраклардан, чүп-чардан арындылар.

Сүз дә юк, җыештырганнан соң бу урыннар гына түгел, күңелләр дә сафланып, җанга рәхәт булып китә.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда көзге өмәләр уза