Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күршеләр бәйрәме узды

Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе, хуҗабикәләр белән көзге муллыкка мәдхия укып, күршеләр бәйрәме оештырдылар. Әлеге территориядә яшәүчеләрнең бакчаларында үз куллары белән үстергән укроптан алып әлеге дә баягы карбыз-кавынга кадәр өстәл түренә менеп "кунаклады". Бу күргәзмәдән күзләр камашты: аллы-гөлле чәчәкләр, төрле сорттан помидор, суган-кузгалагы, дигәндәй, кәбестә, кабак... Ишек алдына озын итеп...

Азнакайның 13нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе, хуҗабикәләр белән көзге муллыкка мәдхия укып, күршеләр бәйрәме оештырдылар.

Әлеге территориядә яшәүчеләрнең бакчаларында үз куллары белән үстергән укроптан алып әлеге дә баягы карбыз-кавынга кадәр өстәл түренә менеп "кунаклады".

Бу күргәзмәдән күзләр камашты: аллы-гөлле чәчәкләр, төрле сорттан помидор, суган-кузгалагы, дигәндәй, кәбестә, кабак... Ишек алдына озын итеп сузылган өстәл көзге уңыштан сыгылып тора. Бу бәйрәмнең дә төп кунаклары балалар иде. Алар арасында рәсем бәйгесе игълан ителеп, берсе дә бүләксез калмады.

Ә инде өлкәннәр үзләре үстергән шушы яшелчә-җиләк җимештән кышка әзерләгән салат-кайнатма рецептлары белән уртаклаштылар. Әнә шулай файдалы да, кызык та барган кичәдән күршеләр бик канәгать булып таралышты.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда күршеләр бәйрәме узды