Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда дәүләт хезмәтләренең электрон формасын популярлаштыру буенча эш төркеме булдырылды

Азнакай муниципаль районында дәүләт хезмәтләрен электрон формада алу механизмын популярлаштыру буенча эш төркеме булдырылды. Аның составына район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, район Советның оештыру бүлеге начальнигы Эльвира Галиева, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов һәм бердәм исәп-хисап үзәге директоры Римма Низамова кергән. Эш төркеме вәкилләре...

Азнакай муниципаль районында дәүләт хезмәтләрен электрон формада алу механизмын популярлаштыру буенча эш төркеме булдырылды. Аның составына район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, район Советның оештыру бүлеге начальнигы Эльвира Галиева, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов һәм бердәм исәп-хисап үзәге директоры Римма Низамова кергән.

Эш төркеме вәкилләре ике атна дәвамында хезмәт коллективларында очрашулар үткәрәләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон юл белән алуның өстенлекләре турында аңлаталар, сорауларга җавап бирәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең район халык арасында электрон дәүләт хезмәтләрен таратуның әлеге юлын республикада беренчеләрдән булып куллана башлады.

Элек дәүләт хезмәте алыр өчен учреждениегә бер кочак кәгазь документлар белән килергә, чиратта торырга кирәк иде. Хәзер дәүләт гражданнар вакытларын сарыф итмәсен, халыкка тиз һәм уңайлы булсын өчен бу хезмәтләрне электрон формага күчерде.

Өйдән яки эш урыныннан беркая да чыкмыйча торак-коммуналь, элемтә хезмәтләренә түләргә, счетчик күрсәткечләрен кертергә, пенсия күләмен белергә, ана капиталын алуга, язылышуны, бала тууны теркәргә гариза бирергә, социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырту өчен исәпкә басарга, күчемсез милекне теркәү белән бәйле операцияләр башкарырга, эш эзләргә, күп функцияле үзәккә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, РФ гражданины паспортын алырга яки алыштырырга, транспорт чарасын теркәргә кабул ителүгә язылырга, штрафлар турында белешмә алырга һәм шунда ук түләргә, баланың көндәлегеннән билгеләрен карарга, газета-журналларга язылырга мөмкин.

Ведомство хезмәткәре сезне билгеләнгән вакытта кабул итәчәк. Үзеңә уңайлы вакытны сайлап алырга һәм кирәк булганда үзгәртергә дә мөмкин.

Дәүләт хезмәтләреннән өйдән торып файдалану бик тә җайлы. Хөкүмәт аннан һәр кеше куллануны кайгырта. Эш төркеме хезмәткәрләрне төрле министрлыклар һәм ведомстволар белән uslugi.tatarstan.ru һәм www.gosuslugi.ru порталларында эшләргә өйрәтү өчен предприятие, оешмалар һәм учреждениеләр белән һәрчак хезмәттәшлеккә әзер. Моның өчен коллектив җитәкчеләренә район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда дәүләт хезмәтләренең электрон формасын популярлаштыру буенча эш төркеме булдырылды