Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алдылар

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе карары нигезендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге чарага азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясенә укучылар, яшьләр, өлкәннәр дә агылды... Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Черных үзенең чыгышында...

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе карары нигезендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге чарага азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясенә укучылар, яшьләр, өлкәннәр дә агылды...

Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Черных үзенең чыгышында һәркемне юл фаҗигаләрен булдырмый калуда үз өлешләрен кертергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

"Юкка гына тизлек һәлакәткә китерә дип әйтмиләр. Агымдагы елда юлларда булган аварияләрнең яртысы тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан. Быел республика буенча исерек килеш руль артына утырган шоферларның саны 13 меңгә җиткән булса, ә аларның һәр дүртенчесе яшь-җилкенчәк, шундый "батыр"лар гаебе белән 258 авария килеп чыкты, аларда 42 кеше һәлак булды. Һәр машина йөртүче, һәр җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш", - дип билгеләп үтте хокук сакчысы.

Акцияне район мәктәпләренең Яшь юл инспекторлары дәвам иттерде. Бу көнне тамашачыларга социаль роликлар да күрсәтелде. Чарада катнашучылар юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

...Тормышның кызулыгы артканнан арта бара, барыбыз да каядыр ашыга, ашыкмасаң, өлгереп булмый, хафалана башлыйбыз, чабабыз. Әнә шул вакытта "Сакланганны Алла саклар" дигән сүзләрне истән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Бөтендөнья юлтранспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алдылар