ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бүгенге көндә наркологта 13 яшүсмер исәптә тора

Бүгенге көндә нинди генә мәҗлесне аракысыз үткәрәбез микән? Ел да билгеләп үтелә торган туган көнме ул, яңа гаилә корылган кызыл туймы, дөньяга нарасый аваз салган куанычмы, сыйныфташлар очрашуы, хәтта соңгы кыңгырау кебек истәлекле мизгелләрне дә аның аңны томалаган сөременә күмәргә күнеккәнбез. Ярый, заманасы шулай, дип табыннарга аны куйыйк та ди,...

Бүгенге көндә нинди генә мәҗлесне аракысыз үткәрәбез микән? Ел да билгеләп үтелә торган туган көнме ул, яңа гаилә корылган кызыл туймы, дөньяга нарасый аваз салган куанычмы, сыйныфташлар очрашуы, хәтта соңгы кыңгырау кебек истәлекле мизгелләрне дә аның аңны томалаган сөременә күмәргә күнеккәнбез. Ярый, заманасы шулай, дип табыннарга аны куйыйк та ди, ә инде эчү-эчү мәсьәләсе - ансы инде һәркемнең үз эше. Монсы безнең үзаң дәрәҗәсенә, әхлакка, тәрбиягә бәйле. Роспотребнадзорның территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина белән бүгенге әңгәмәбез аракыны законлы сату һәм бу хакта гына да түгел.

-Розалия Фоатовна, кайсы гына кибеткә керсәң дә киштәләре төрле эчемлекләрдән сыгылып тора. Аларны сатып алганда, ялганына тарымас өчен нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәк?

-Спирты 9 проценттан артык булганда, һәр шешә эчемлек махсус маркерга ия булырга тиеш. Моны җитештерүчеләр эшли, ә инде чит илдән кертелгәненә, аны сатып алучы фирма башкарырга бурычлы. Әлбәттә, акциз маркасы сыйфат контролен үткәненә генә куелырга тиеш, шуңа күрә дә игътибарлы булырга кирәк.

-Исерткеч эчемлекләрне кайда сату тыела?

-Балалар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, спорт объектлары территорияләрендә, аларга якын урыннарда аракы сату тыела. Җәмәгатьчелек транспортында, тукталышларда, мәдәният йортларында сату оештыручылар да закон нигезендә җавапка

тартыла. Моннан тыш, вокзал һәм аэропортларда спирты 16,5 проценттан артык булган эчемлекләр сату шулай ук рөхсәт ителми. Белгәнебезчә, 18 яше тулмаганнарга аракы сату катгый тыела. Безнең илдә алкоголь продукциясен дистанцион юл белән сату да законсыз дип исәпләнә. Интернет яки телефон аша заказ биргәндә аның сыйфат дәрәҗәсен тикшерү мөмкин түгел, Сез үз сәламәтлегегезне, хәтта гомерегезне куркыныч астына куясыз дигән сүз.

-Безнең районда спиртлы эчемлекләр сатуда тәртип бозу очраклары күзәтеләме, алардан нинди зыян күрәбез?

-Район хакимияте каршында алкоголь продукциясен законсыз сатуга юл куймау, мондый очракларны ачыклау һәм гаеплеләрне җавапка тарту буенча эш төркеме булдырылып, ул хокук саклау органнары, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә нокталарына атна саен рейдлар оештыра. Кызганычка каршы, аракыны законсыз сату очраклары булгалап тора.

Сүз дә юк, аракының зыяны әйтеп бетергесез. Бигрәк тә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга. Бүгенге көндә шундый 33 гаиләдә 61 бала тәрбияләнә. Аларның һәркайсы гаиләләр белән эшләүче хезмәтләр тарафыннан учетка алынган, җитди күзәтү астында. Бүгенге көндә наркологта 13 яшүсмер, аларның 10сы эчкән өчен исәптә тора. Ә бит ялган аракының нәкъ менә шушы яшүсмерләргә куркынычы зур. Эпидемиология һәм гигиена үзәгенең төбәк (Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары) филиалы тарафыннан ясалган яртыеллык мониторинг этанолдан агулануның 19 очрагы булуын күрсәтте. Аларның 17се - ир-атлар, 2се - хатын-кыз, 55 яшьтән өстәге 3 кеше, эшләмәүчеләр - 11.

Сүз уңаеннан республика күрсәткечләрен дә әйтеп китик: шушы дәвердә аракыдан 68 кеше агуланган, 5се - яшүсмерләр, 45 процент - беркайда да эшләмәүчеләр, мәктәп яшендәге балаларның 5 процент булуы да безне уйландырырга, бу юнәлештә максатчан эш алып алып барырга кирәклеген искәртә.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Фото http://sfera.fm/news/

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда бүгенге көндә наркологта 13 яшүсмер исәптә тора

Нет комментариев