Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды

Чәршәмбе көнне "Чатыр - Тау Арена" спорт комплексында уңыш бәйрәме, Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, олы рәхмәтен белдерде. Бәйрәм тантанасына, әлбәттә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. ТР...

Чәршәмбе көнне "Чатыр - Тау Арена" спорт комплексында уңыш бәйрәме, Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, олы рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм тантанасына, әлбәттә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов азнакайлыларны хөкүмәтебез һәм авыл хуҗалыгы министрылыгы җитәкчеләре, шәхсән үзе исеменнән котлап, изге теләкләрен әйтте.

Ул Азнакайда эшсөяр, тырыш халык яшәвен, игенчеләребезнең республикада алдынгылар рәтендә барып, менә берничә ел рәттән уртак калачка иң зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Терлекчелек өлкәсендә дә азнакайлыларның тырыш хезмәтенә югары бәя бирде. Терлекләрне кышлату өчен ныклы азык базасы булдырылуын һәм малларның санын арттыру юнәлешендә зур терлекчелек комплекслары төзүләрен аеруча хуплады.

Боларның барысының да киләчәктә азнакайлыларның уңышлы эшләвенә ныклы җирлек тудыруын ассызыклады.

Бәйрәм бүләксез булмый. Районыбыз алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хезмәт алдынгылары шулай ук Азнакай районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләргә, истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында Казаннан килгән һәм Азнакаебыз артистларының җыр-моң, матур сүзләре белән үрелеп барды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды