Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшүсмерләре кылган җинаятьләр өчен ата-аналар үз кесәсеннән түли

«Урлашсаң, кулың корый», - дип куркыталар иде безне кечкенә чакта әбиләр. Шуңа күрә кеше әйберсенә тию түгел, урамда хуҗасыз ятканын иелеп алырга да шүрләтә иде. Хәзерге бала-чаганы борынгы ырым-шырымнар белән алдармын димә. Заманасы да башка шул. Супермаркетларга керсәң, иркен заллар буйлап йөргәндә, товар күплегеннән күзләр камаша, күңелләр ымсына. Барысын тотып...

«Урлашсаң, кулың корый», - дип куркыталар иде безне кечкенә чакта әбиләр. Шуңа күрә кеше әйберсенә тию түгел, урамда хуҗасыз ятканын иелеп алырга да шүрләтә иде. Хәзерге бала-чаганы борынгы ырым-шырымнар белән алдармын димә. Заманасы да башка шул. Супермаркетларга керсәң, иркен заллар буйлап йөргәндә, товар күплегеннән күзләр камаша, күңелләр ымсына.

Барысын тотып карарга була. Тегесе дә ошый, монысы да кызыктыра. Җитмәсә, каршыңда сатучы да басып тормый, ал та тык кесәңә теләгәнен! Алдана инде бала. Кайсысыдыр үзен супер-герой итеп тоясы, яшьтәшләре алдында масаясы килә, янәсе менә мин ничек булдыра алам! Әмма һәр кибеттә хәзер видеокүзәтү урнаштырылган һәм мине беркем дә күрми дип уйлаучылар бик нык ялгышалар.

Урлашкан балалар өчен закон каршында ата-аналары җавап тота. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә мондый очраклар белән дә очрашырга туры килә. Социаль имин булмаган гаиләләрдәге балалар гына түгел, җитеш тормыштагылар да урлашуга бара.

РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 7.27 нче маддәсендә каралганча, вак-төяк әйбер урлаган өчен яшүсмергә кимендә 1 мең сум штарф салына. «Урлашсаң, кесәң корый», - дип үзгәртергә кирәктер әбиләрнең элекке әйтемен хәзер.

- Олы җинаятьләр нәкъ менә шушы кечкенә «шуклыктан» башлана. Балагызга игътибарны арттырыгыз, - дип киңәш итә комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев андый хәлгә юлыккан әти-әниләргә.

Резеда СӘРВӘРОВА

Психолог сүзе

Миләүшә Зарифуллина, мәгариф идарәсе психологы:

- Кечкенәдән балагызга чит кеше әйберсенә тияргә ярамавын, мәктәптәнме, кибеттәнме әйбер урлауның шаяру гына түгел, ә җинаять икәнен аңлатыгыз. Әгәр инде мондый хәлгә тарыгансыз икән, сәбәбен ачыкларга тырышыгыз. Үзегез генә төшенә алмаганда, психологка барырга һәм балага ярдәм итү юллары хакында киңәшергә кирәк.

Сүз уңаенан

Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 59 бала исәптә тора, шуларның 15е - әйбер урлау очрагы буенча теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшүсмерләре кылган җинаятьләр өчен атааналар үз кесәсеннән түли