Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре ришвәтчелеккә каршы акция уздырды

Азнакайда ришвәтчелеккә каршы профилактик эшчәнлекнең туктап торганы юк. Яшьләр үзәге дә бу юнәлештә максатчан чараларны даими оештырып килә. Шушы көннәрдә үткәрелгән акция "Чистарыну" дигән шигар астында барды. Аның максаты - ришвәтчелекнең җәмгыятькә тискәре йогынтысын тагын бер кат искәртү иде. Шәһәребез урамнарына шундый ният белән чыккан волонтерлар халыкның ришвәтчелккә мөнәсәбәте белән...

Азнакайда ришвәтчелеккә каршы профилактик эшчәнлекнең туктап торганы юк.

Яшьләр үзәге дә бу юнәлештә максатчан чараларны даими оештырып килә.

Шушы көннәрдә үткәрелгән акция "Чистарыну" дигән шигар астында барды. Аның максаты - ришвәтчелекнең җәмгыятькә тискәре йогынтысын тагын бер кат искәртү иде.

Шәһәребез урамнарына шундый ният белән чыккан волонтерлар халыкның ришвәтчелккә мөнәсәбәте белән кызыксынды, анаграммага җаваплар алдылар.

Ә инде аның сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә үзенчәлекле приз - "Илне ришвәтчелектән бергәләп чистартыйк!" дигән чакыру язылган сабыннар тапшырылды. Бер уңайдан аңлатма-буклетлар да тараттылар.

Яшьләребез әнә шулай ришвәтчелеккә каршы булуларын бедерделәр, башка шәһәрдәшләребезне дә мондый яманлыкка юл куймауда активрак булырга чакырдылар. Аларны олысы-кечесенең бу мәсьәлә белән кызыксынуы, канундагы хокукый сораулар яудырулары сөендерде. Сүз дә юк, әнә шулай бердәм булсак, бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтмәсәк кенә уңай нәтиҗәләргә ирешә алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре ришвәтчелеккә каршы акция уздырды