Азнакай укучыларына урлашуның җинаять гамәл булуын аңлаттылар
Еш кына кешенең күзе нәрсәгә булса да төшә, әмма аны алырга акчасы булмый. Кайберәүләр үз теләгенә ирешү өчен урлашуга бара. Әмма урланган әйбер шатлык китерми, киресенчә, бар тынычлыгыңгы боза һәм иректән мәхрүм итә. "Өмет халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы кысаларында бер төркем яшүсмерләр...
Еш кына кешенең күзе нәрсәгә булса да төшә, әмма аны алырга акчасы булмый. Кайберәүләр үз теләгенә ирешү өчен урлашуга бара. Әмма урланган әйбер шатлык китерми, киресенчә, бар тынычлыгыңгы боза һәм иректән мәхрүм итә.
"Өмет халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы кысаларында бер төркем яшүсмерләр белән "Матур яшәүне тыеп булмый" дигән занятие үткәрделәр. Урлашу яшүсмерләр арасында киң таралган, шуңа күрә бу хакта видеоролик күрсәтелде.
Аннан соң әлеге хәлдән чыгу юллары хакында фикер алыштылар. Балигъ булмаганнарга урлашкан өчен закон каршында нинди җавап тотасын аңлаттылар һәм балалар җинаятьчелеге һәм профилактика турында буклетлар тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев