Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары халык иҗаты белән таныштылар

Бүгенге яшьләр халык җырларын, үзбезнең төбәктән чыккан талантларны беләме? Татар мәдәниятына карашлары нинди? Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән «Татар моңы безнең йөрәкләрдә» дигән кичәдә укучылар белән бергәләп әнә шул сорауга җавап эзләдек. Әҗүәт Җиһаншинны районда оста курайчы итеп беләләр. Кичәдә ул үзе ясаган музыка кораллары турында сөйләде һәм уйнап та...

Бүгенге яшьләр халык җырларын, үзбезнең төбәктән чыккан талантларны беләме? Татар мәдәниятына карашлары нинди?

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән «Татар моңы безнең йөрәкләрдә» дигән кичәдә укучылар белән бергәләп әнә шул сорауга җавап эзләдек. Әҗүәт Җиһаншинны районда оста курайчы итеп беләләр.

Кичәдә ул үзе ясаган музыка кораллары турында сөйләде һәм уйнап та күрсәтте. «Хәтирә» ветераннар ансамбле солисткасы Рузилә Сәлимгәрәева халкыбызның моңлы җырларын башкарды. Ул әле чигәргә, бәйләргә дә ярата.

- Үз кулың белән ясалган бүләк - иң кадерле бүләк булла, - дип кызларга киңәшен дә бирде.

Бу кичәдә укучылар халкыбызның иҗаты бай һәм киңкырлы икәненә төшенделәр.

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев