Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары Бөек Болгарга сәяхәт кылды

Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары, Россия укучылар хәрәкәте активистлары укытучылар һәм әти-әнилр белән берлектә Бөек Болгарга сәяхәт кылды. Балалар Болгар иленең тарихы, халкының тормыш-көнкүреше белән танышты, таш пулатлардан, мавзолей һәм манарадан калган харәбәләрне үз күзләре белән күрделәр, Болгар ханы турындагы борынгы риваятьләрне бик кызыксынып тыңладылар. Икмәк музеенда,...

Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары, Россия укучылар хәрәкәте активистлары укытучылар һәм әти-әнилр белән берлектә Бөек Болгарга сәяхәт кылды.

Балалар Болгар иленең тарихы, халкының тормыш-көнкүреше белән танышты, таш пулатлардан, мавзолей һәм манарадан калган харәбәләрне үз күзләре белән күрделәр, Болгар ханы турындагы борынгы риваятьләрне бик кызыксынып тыңладылар.

Икмәк музеенда, тегермәндә булдылар. Дөньядагы иң зур Коръән дә аларда соклану хисе уытты. Балаларның биредә йөреп, көзге табигать матурлыгы белән хозурланырга да вакытлары калды. Үзләре белән алар төрле истәлекле бүләкләр алып кайтты.

Мондый сәяхәтләр балаларның дөньяны күзаллавын арртырып кына калмый, үз иле өчен горурлык хисе дә уята, дигән нәтиҗә ясады әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары Бөек Болгарга сәяхәт кылды