Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчеләре кече ветеринария санитарлары белгечлеге алды

Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Чөнки маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә. Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе...

Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Чөнки маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә.
Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе инициативасы белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре белән берлектә Азнакай ветеринария берләшмәсендә терлекчеләрне (сыер савучылар, көтүчеләр, бозау караучылар) кече ветеринария санитарлары белгечлегенә укытулар оештырылды.
Укуларның төп практик өлеше " Марс" хуҗалыгы базасында узды. Казаннан килгән ветеринария белгечләре бер төркем терлекчеләрне терлекләрдә авыруларны ачыклау һәм дәвалау алымнарына өйрәттеләр. Практик дәресләрдә малларга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү алымнарын үзләштерделәр.
- Мал белән эшләгәч, нинди вакцина кадарга, бәрелсә ни эшләргә, нинди система куярга кирәклеген белеп тору бик кирәк, - ди сыер савучы Светлана Сәлахова. - Шәхсән үзебезнең дә биш сыерыбыз бар. Хәзер авырып китсәләр, ветеринар табиб эзләп чапмам инде, беренче ярдәмне үзем дә күрсәтә алачакмын.
- Безнең үз крестьян-фермерлык хуҗалыгыбыз, 54 баш терлегебез бар. Аларга ветеринар ярдәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кирәк булып тора. Каядыр барып йөрмичә генә, кече ветеринария санитары белгечлеге алуга мөмкинлек тудырганнары өчен хөкүмәтебез, район ветеринария берләшмәсе җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Теоретик белем дә алдык, практикада үз кулларыбыз белән эшләп тә карадык, туклануны да оештырдылар, - дип сүзгә кушылды Илгизә Ногманова.
Курсларны уңышлы тәмамлаган районыбызның 18 терлекчесенә тантаналы шартларда белгечлек сертификатлары тапшырылды. Бүгенге заманда кешегә мең төрле һөнәр дә артык түгел. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучы, сыер савучы, бозау караучы, көтүче булсынмы... белем беркайчан да зыян итми ул.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай терлекчеләре кече ветеринария санитарлары белгечлеге алды