Азнакай сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе оештырылды. Ул үзе шушы мәктәптә белем бирә. Коллегалары, укучылары, ата-аналар кызыксынып рәссамның тормыш юлы, картиналары, аларның язылу тарихы белән таныштылар. "Хәй, егетләр" фольклор, "Милениум" скрипкачылар ансамбльләре, "Биш плюс" оркестры чыгышлары, Әмин Шакировның баянда, Элиза Низамованың синтезаторда, Әдилә Зиятдинованың скрипкада...
Азнакай сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе оештырылды. Ул үзе шушы мәктәптә белем бирә. Коллегалары, укучылары, ата-аналар кызыксынып рәссамның тормыш юлы, картиналары, аларның язылу тарихы белән таныштылар. "Хәй, егетләр" фольклор, "Милениум" скрипкачылар ансамбльләре, "Биш плюс" оркестры чыгышлары, Әмин Шакировның баянда, Элиза Низамованың синтезаторда, Әдилә Зиятдинованың скрипкада уйнавы, Ләйсән Гайфиеваның үзе язган шигырен укуы бу чарага тагын да ямь өстәде.
Нет комментариев