Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең “Әллүки”е мөмкинлекләре чикләнгән мәгариф хезмәткәрләрен кунак итте

Азнакай шәһәренең Яңа Юл микрорайонындагы 20 нче "Әллүки" балалар бакчасында Инвалидлар айлыгы кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы һәм шефлары - бораулау эшләре предприятиесе ярдәме белән күңелле бәйрәм узды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән мәгариф хезмәткәрләренә һәм ветераннарына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын...

Азнакай шәһәренең Яңа Юл микрорайонындагы 20 нче "Әллүки" балалар бакчасында Инвалидлар айлыгы кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы һәм шефлары - бораулау эшләре предприятиесе ярдәме белән күңелле бәйрәм узды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән мәгариф хезмәткәрләренә һәм ветераннарына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфисә Шәфыйкова, профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова, бакча мөдире Асия Мостафина иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Нәниләрнең һәм сәнгать мәктәбе педагогы Луиза Бакина укучыларының чыгышын кунаклар яратып тыңладылар.

Соңыннан чәй табыны артында ветераннар эшләгән чорларына әйләнеп кайтып, истәлекләргә уралдылар.

Рәмзия Хәсәнова балалар бакчасына профсоюзлар эшчәнлеге буенча методик куланма бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәренең “Әллүки”е мөмкинлекләре чикләнгән мәгариф хезмәткәрләрен кунак итте