Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр прокуратурасы конкурс уздырды

Узган елның ноябрь аенда Нюрнберг процессы башлануга 70 ел тулды. 1945 елның ноябреннән 1946 елның октябренә кадәр нацист хәрби җинаятьчеләр баш төркеме өстеннән 403 ачык суд киңәшмәсе булып, 116 шаһиттан сорау алынды күпсанлы язмача күрсәтмәләр һәм документаль дәлилләр каралган. Гаеплеләр җәзага тартылган. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Азнакай шәһәр прокуратурасы мәгариф...

Узган елның ноябрь аенда Нюрнберг процессы башлануга 70 ел тулды. 1945 елның ноябреннән 1946 елның октябренә кадәр нацист хәрби җинаятьчеләр баш төркеме өстеннән 403 ачык суд киңәшмәсе булып, 116 шаһиттан сорау алынды күпсанлы язмача күрсәтмәләр һәм документаль дәлилләр каралган. Гаеплеләр җәзага тартылган.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Азнакай шәһәр прокуратурасы мәгариф идарәсе белән берлектә район укучылары арасында Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган конкурс уздырды. Бәйгенең беренче этабында һәр мәктәптән бер тикшеренү эше сайлап алынды. Бәйгенең муниципаль этабына жюри әгъзалары игътибарына 17 эш тәкъдим ителде. Һәрбер катнашучы үз проектын якларга да тиеш иде. Киеренке бәйгедән соң, Азнакайдагы 1 нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Азат Якупов - беренче; 9 нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Лилия Закирова - икенче; ә 2 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Камилла Гыйздәтова өченче урынны алды. Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев җиңүчеләргә грамоталар һәм прокуратура хезмәткәрләре - Бөек Ватан сугышы ветераннары турында китаплар бүләк итте.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр прокуратурасы конкурс уздырды