Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында ветеринария санитар хезмәткәрләре әзерләделәр

Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары , крестьян-фермерлык хуҗалыкларым арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучы, сыер савучы, көтүче булсынмы......

Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары , крестьян-фермерлык хуҗалыкларым арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучы, сыер савучы, көтүче булсынмы... белем беркайчан да зыян итми ул.

Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе инициативасы белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре белән берлектә Азнакай ветеринария берләшмәсендә терлекчеләрне ( сыер савучылар, көтүчеләр, бозау караучылар) кече ветеринария санитарлары белгечлегенә укытулар оештырылды. Укуларның төп теоретик һәм практик өлеше " Марс" хуҗалыгы базасында узды.

Ветеринария белгечләре бер төркем терлекчеләрне терлекләрдә авыруларны ачыклау һәм дәвалау алымнарына өйрәттеләр. Практик дәресләрдә малларга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү алымнарын үзләштерделәр. Курсларны уңышлы тәмамлаган районыбызның 18 терлекчесенә тантаналы шартларда белгечлек сертификатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында ветеринария санитар хезмәткәрләре әзерләделәр