Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мобиль ветеринар пунктлар эшли башлады

Азнакай районында дәүләт программасы нигезендә Чалпы, Кәкре Елга, Тымытык авылларында ветеринария пунктлары (бинада) ачылган иде. Киләчәктә андый бәхет Актүбә бистәсе һәм Урманай авылы халкына да елмаячак. Ә менә сентябрь аенда районыбызда шәхси хуҗалыкларга, крестҗян-фермер хуҗалыкларына хезмәт күрсәтүче участок мобиль ветеринария пункты да эшли башлады. Шундый машина пәнҗешәмбе көнне Стәрле авылына...

Азнакай районында дәүләт программасы нигезендә Чалпы, Кәкре Елга, Тымытык авылларында ветеринария пунктлары (бинада) ачылган иде. Киләчәктә андый бәхет Актүбә бистәсе һәм Урманай авылы халкына да елмаячак.
Ә менә сентябрь аенда районыбызда шәхси хуҗалыкларга, крестҗян-фермер хуҗалыкларына хезмәт күрсәтүче участок мобиль ветеринария пункты да эшли башлады. Шундый машина пәнҗешәмбе көнне Стәрле авылына килде. Ветеринария белгечләре авыл халкы белән әңгәмә корып, үз киңәшләрен генә биреп калмадылар, "Айболит" ярдәме кирәк булган эт, мәче, сыерларны дәваларга да өлгерделәр.
Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелде, чөнки үзебезнең "Нефтемаш" заводында эшләнгән уңайлы мобиль пунктта барлык шартлар да тудырылган.
- Менә мәчемнең күзләре авыртып тора иде. Алып килдем, - ди Ландыш Идиятова. - Авылда ветеринарлар юк бит инде хәзер, кая барыр идең? Безнең турыда шулай кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен хөкүмәтебез, районыбыз җитәкчеләренең һәммәсенә рәхмәт!
- Авылыбыз зур, мал-туарны күп асрыйбыз. Үзебезнең генә 10 баш мөгезле эре терлегебез бар, - дип сүзгә кушылды Марина ханым. - Авыру малыңны сөйрәп Азнакайга ук барып булмый бит инде. Ә монда өеңә үк киләләр. Бу безгә бик тә кирәк иде.
Мобиль ветеринария пункты иртәгәсен башка авылларга юл тотты. Мал-туарың, йорт хайваннары чирләсә, аны чакыртып алырга да мөмкин булачак.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда мобиль ветеринар пунктлар эшли башлады

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында мобиль ветеринар пунктлар эшли башлады