Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Тымытык авылының күл буендагы “Өч тупыл” янында бәйрәм узды

Нәкъ менә шундый: "Эшлибез дә, уйныйбыз да" дигән шигар астында, авылыбызның күл буендагы "Өч тупыл" янында узды бу бәйрәм. Яңгырлар, шөкер, явып тора, кырларыбыз мул уңыш вәгъдә итә, күңелләр күтәренке. Авыл халкы шулай бердәм булып эшли дә, ял да итә белә бездә. Бу мизгелләрне тымытыклылар белән бергәләп үткәрергә вакыт тапкан...

Нәкъ менә шундый: "Эшлибез дә, уйныйбыз да" дигән шигар астында, авылыбызның күл буендагы "Өч тупыл" янында узды бу бәйрәм.

Яңгырлар, шөкер, явып тора, кырларыбыз мул уңыш вәгъдә итә, күңелләр күтәренке. Авыл халкы шулай бердәм булып эшли дә, ял да итә белә бездә.

Бу мизгелләрне тымытыклылар белән бергәләп үткәрергә вакыт тапкан район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗевның да катнашуы күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде.

Уен-бәйгеләргә дә, җыр-моңга да бай булды бәйрәм. Типтәр очы, Казан очы һәм Яшьләр урамында яшәүчеләр гер күтәрү, футбол, көймәдә йөзү һәм башка төр ярышларда көч сынашты. Таяк тарту, кәлүш киеп йөгерү, аркан тартуда олысы - кечесе катнашып, рәхәтләнеп ял итте.

Уеннарны оештырган Гөлшат Әхсанова, Альбина Нигъмәтуллина, Лилия Ягьфәрова, Илһам Шәйгарданов, Расих Габделвәлиевлар бәйгеләргә гадел бәя бирде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре күл буйлап балаларны көймәдә йөздерү булгандыр. Вәрис Галиев кунакларны һәм балаларны бизәлгән җигүле атта мәйдан әйләндерде, бу минутларда ветераннар советы рәисе Радик Солтановның кулыннан тальяны төшмәде.

Нинди бәйрәм җыр-моңсыз уза соң? Бәйрәм турында ишетеп, таягына таянып килгән Нигъмәтулла абый Хәлиуллин "Таулар моңын" сузып җибәргәч, хәтта кошлар да тын калды. Нәсимә Сәйфуллинаның райондашыбыз Әнәс Исхаков сүзләренә язылган "Чишмәләр иле син туган як" җыры туган якны чиксез ярату хисләре белән сугарылды.

Исе иртәдән үк борыннарны кытыклап торган тәмле аш барыбызны да учак тирәли җыйды. Әдилә Мусина пешергән аш янына табынга тәмле чәй, күчтәнәчләр менеп кунаклады. Халкыбыз хозурланып, рухланып, чын мәгънәсендә ял итте бу көнне.

Лилия Идрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Тымытык авылының күл буендагы “Өч тупыл” янында бәйрәм узды