Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Митрәй авылы җирлегендә “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды

Басу-кырларда, бакчаларда үскән уңышларны җыеп алып, кышлык азык-төлек әзерләп, җиңел сулап куйгач, күңел дигәнең рухи якны да баетуга тартыла башлый, моңа көзнең иртәли караңгы кичләре дә сәбәп була торгандыр бәлки. Концертларга, очрашуларга барасы килү теләге уяна, кайда, нинди чаралар оештырылуы белән кызыксына башлыйсың, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табыла... Әнә...

Басу-кырларда, бакчаларда үскән уңышларны җыеп алып, кышлык азык-төлек әзерләп, җиңел сулап куйгач, күңел дигәнең рухи якны да баетуга тартыла башлый, моңа көзнең иртәли караңгы кичләре дә сәбәп була торгандыр бәлки. Концертларга, очрашуларга барасы килү теләге уяна, кайда, нинди чаралар оештырылуы белән кызыксына башлыйсың, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табыла...

Әнә шулай бу фасылның да җаннарны үрсәләндергән үзенчәлеге бар, бары тик иренмәскә, күңел ымсынуын канәгатьләндерә белергә генә кирәк. Ә инде монда әлеге дә баягы, дилбегә башын авылларда биләмә башлыклары, мәдәни-социаль учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, җәмәгатьчелек активистлары, гомумән, шушы вазифа йөкләнгән хезмәт кешеләре ала.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның халыкның актуаль тормыш мәсьәләләрен иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә барлау һәм алар буенча эшчәнлек җәелдерүдә куйган бурычлардан чыгып, чәршәмбе көнне Митрәй авылы җирлегендә районның иҗтимагый советы, шушы төбәк биләмәләре башлыклары, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү оештырылды. Аны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.

Әсәй, Карамалы, Уразай авыллары биләмә башлыклары Люция Вәлиева, Артур Ногманов, Алсу Шәрифуллина үз җирлекләрендәге мәдәни, мәгариф, социаль учреждениеләр һәм иҗтимагый берләшмәләрнең уртак эшчәнлеге турында сөйләде.

Сүзне коры хисап тотуга гына әйләндертмәде Айдар Фәндәс улы, ә "тиешле"дән башка чаралар, халык белән җанлы аралашу, яңа төр эш алымнары, йолалар кертелү кебек үзенчәлекләр хакында да кызыксынды. Кызганычка каршы, барсында да диярлек халык белән эшнең нигездә шул бер салынган калып буенча, календарь бәйрәмнәре, анда-санда үткәрелгән спорт ярышлары, районда игълан ителгән айлыклар, акцияләр кысаларында гына баруы ачыкланды.

Авылларда ветераннар советлары актив кына эшләп килсә дә, башка төр иҗтимагый оешмалар юк дәрәҗәсендә. Әйтик, нигә шул ук "Ак калфак", "Пар канатлар", хатын-кызлар советы кебек башлангыч оешмаларны булдырмаска?

Сала тормышын җанландырып җибәрүгә, эчүчелек кебек яманлыклар тамырына чабуга, борынгы гореф-гадәтләребезне яңартуга, заманча йолалар кертүгә нигә әле халыкның үзен дә, дин әһелләрен дә тартмаска? Бу мәсьәләләрне күтәргән район иҗтимагый оешмасы, "Пар канатлар" клубы, "Ак калфак" оешмасы, социаль яклау, мәдәният, яшьләр идарәләре җитәкчеләре Әнәс Исхаков, Лена Гыймаева, Эльвира Галиева, Элиза Мәрданшина, Гөлсинә Хафизова, Илнур Сәгыйтовның эчтәлекле чыгышларын барсы да мавыгып тыңлады һәм авылдагы мохтаҗлыкта яшәгән өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәм күрсәтү, ялгызларны парлы итү, эчүчелекне бетерү, һәр авылның үз музеен булдыру кебек һәм башка бик күп проблемаларны хәл итүдә эшлекле тәкъдимнәрен хуплап алдылар.

-Иң мөһиме - эш кәгазьдә генә калмасын, - дип йомгаклады сүзен Айдар Фәндәс улы авыл биләмәләре башлыклары һәм алар кул астындагы хезмәткәрләр алдындагы бупычларны ассызыклап. - Бүгенге әйтелгән тәкъдимнәр барсы да кызыклы һәм тормышка ашырырдай. Һәр авылда иҗтимагый актив, идеялы кешеләр, фанатлар бар. Әнә шундыйларны барларга, табарга, уртак эшкә тарта белергә генә кирәк. Яшәешебезнең яме, ниниди мәгънә алуы бары тик үзебезнең кулда.

Иҗтимагый оешмалар һәм шушы төбәк биләмәләре активистлары катнашындагы шундый "Түгәрәк өстәл" бу көнне Тымытык авыл җирлегендә дә үтте.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Митрәй авылы җирлегендә “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды