Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин корбан чалу кагыйдәләре хакында сөйли

12 сентябрьдә мөселманнар зур бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә игелекле эшләр кылырга кирәк. Шуларның иң хәерлесе - корбан чалудыр (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк..."(Тирмизи риваяте)). Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан корбан чалу тәртибе хакында без...

12 сентябрьдә мөселманнар зур бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә игелекле эшләр кылырга кирәк. Шуларның иң хәерлесе - корбан чалудыр (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк..."(Тирмизи риваяте)). Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан корбан чалу тәртибе хакында без Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин белән әңгәмә кордык.

- Азат хәзрәт, корбан чалу динебездә нинди урын тота? Һәркем өчен дә мәҗбүриме ул?

- Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", - ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: "Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаган кеше безгә якын килмәсен..." Димәк корбан чалу - динебездә мөһим урын алып тора, мөмкинчелеге булган кеше өчен ул вәҗип гамәл санала.

Шунысы кызык: бер пенсиягә яшәгән әбиләр һәм бабайлар алдан язылып, корбан чалалар, ә аларның хәлле балалары моны эшләмиләр. Әгәр дә өлкәннәр корбан чалырга мөмкинлек табалар икән, яшьрәк буын да елга бер тапкыр мондый мөмкинлекне таба ала. Шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгаләгә бездән ит тә, май да, тире дә кирәкми. Без Аның безгә биргән мәрхәмәте өчен рәхмәт йөзеннән корбан чалабыз, һәм шуның ярдәмендә гөнаһлардан котылабыз.

- Корбан чалу кемнәргә тиеш? Сер түгел, бүген күпләр кредитлар түли, мондый кешеләр корбан чалдырырга тиешме?

- Корбан чалу үз акылында, балигъ яшендә булган, дин таләпләре буенча бай саналырлык малга ия һəм мосафир (юлчы) булмаган мөселманга тиеш. Төп ихтыяҗларыннан һəм бурычларыннан кала 85 грамм алтын йә шул кыйммəттəге акча яки малга ия булган кеше (безнең акча белән 21000 сум) дин күзлегеннəн бай санала. Андый кешегə корбан чалу ваҗиб (тиеш), әгәр дә инде кешенең шушы күләмдә акчасы юк икән яки кемгә дә булса бурычы бар икән, димәк корбан чалу мәҗбүри түгел.

- Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш? Аларны сайлаганда нинди дә булса таләпләр бармы?

- Корбанга дөя, сыер, кәҗә, сарык шикелле хайваннар яраклы. Дөянең яше биш, сыерның ике, сарык һәм кәҗәләр берәр яшьтә булырга тиеш. Сарык малының көрлеге, матурлыгы булса, алты айдан да ярый.

Таләпләргә килгәндә, хайваннарның зур кимчелекләре булырга тиеш түгел. Мәсәлән, төптән колагы яки коерыгы киселгән. Шулай ук, колакның, коерыкның өчтән ике өлеше киселгән булса да, корбанлыкка ярамый. Берәр әгъзасы тулысы белән булмаса, хайван яраклы түгел. Сукыр, мөгезе һәм тешләре төшкән, шулай ук зәгыйфь хәлдә, ягъни авыру, аксак, кыйналган хайваннар ярамый. Колакның очы гына кисек булу, малның печкән булуы - болар кимчелеккә керми.

- Чалган корбаннарыбыз Аллаһ тарафыннан кабул булсын өчен, корбан чалуның үзенең шартлары һәм тәртипләре бар, шулар белән таныштырып китсәгез иде.

- Корбан чалынасы урынның чиста-пакь булуы, алдан яхшылап сайлануы зарур. Башта корбанны чалынасы урынга тыныч кына илтеп җиткерергә кирәк. Аннары, газап кылмыйча, сул ягына яткырып, башын кыйблага борып кую зарур.

Корбанны чалган кеше хайванга җəфа китерүдән сакланырга тиеш. Пычакны яхшылап кайрау, хайванга күрсəтмəү мəслихəт. Кыйблага каратып яткырылган хайванны чалганда, пычак уң кулда тотыла һəм "Бисмиллəһи Аллаһү Əкбəр" дип əйтелə.

Күпкатлы йортта торучыларның корбан чалу өчен урыны юк икән, аларга мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була. Бәйрәм көнендә мәчетләр янында сарыклар сатыла торган базар оештырыла. Азнакайның Ак мәчете янында, мәсәлән, узган елда заманча, барлык шартлары булган корбан чалу өчен махсус урын төзелде, анда, дога кылып, корбан чалучы белгечләрне табарга була.

- Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә, яки мескеннәргә бирергә ярыймы?

- Корбан гыйбадəте өчен аерып куелган акчаны башка җиргə тоту тыела. Һəр гыйбадəтнең үз урыны бар. Зəкят, фитыр сəдакасы һəм корбан - аерым-аерым гайбадəтлəр. Берсе икенчесе хисабына күчми. Шуңа күрə, корбанга дип багышлап бирелгəн акчаны башка максатка тотарга ярамый.

- Корбанны чалу вакытлары бармы?

Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала.

- Корбан итенең дөрес бүленүе дә күп кешене борчый...

- Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.

Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: "Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз", дигән.

- Корбанлык хайван өчен акчаны бурычка алу ярыймы?

- Кеше үз милкендə булган һəм корбанлык сыйфатларына ия булган хайванны корбанга чала ала. Шулай ук, вакытында яки өлешлəп түлəү бəрабəренə алынган хайван, кешенең милкенə күчкəнлектəн, аны корбанга чалу рөхсəт ителə.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин корбан чалу кагыйдәләре хакында сөйли