Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы авыл мәдәният йортларында яңа сезон ачылды

Соңгы елларда районыбызда шактый гына авылларда яңа мәдәният учаклары калыкты, күбесенә матур итеп ремонт ясалды. Әмма сер түгел, бар җирдә дә алар гөрләп эшләми. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортларының эшен ничек җанландырырга? Халыкның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештырыру өчен нинди алымнар кулланырга? Мәнәвездә авыл мәдәният хезмәткәрләренең яңа сезон ачылу...

Соңгы елларда районыбызда шактый гына авылларда яңа мәдәният учаклары калыкты, күбесенә матур итеп ремонт ясалды. Әмма сер түгел, бар җирдә дә алар гөрләп эшләми. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортларының эшен ничек җанландырырга? Халыкның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештырыру өчен нинди алымнар кулланырга? Мәнәвездә авыл мәдәният хезмәткәрләренең яңа сезон ачылу уңаеннан уздырылган семинарында әнә шул мәсьәләләр күтәрелде. Биредә шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча да укыттылар. Авыл мәдәният йортлары арасында иң төзек территория конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Беренче урынны - Мәнәвез, икенче урынны - Тымытык, өченче урынны Сөендек мәдәният йорты коллективлары яулады. Милли аш-су көннәрен үткәрүдә актив катнашучыларга да муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Семинарда мәнәвезлеләр "Әбиемнең бирнә сандыгы" дигән күренеш тәкъдим иттеләр. Урсай мәдәният йорты директоры Алена Ихсанова үз коллективлары эшчәнлеге белән таныштырды.

Резеда Шәрипова

Фото https://vk.com/mayak33005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы авыл мәдәният йортларында яңа сезон ачылды