Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Кырым татарларының Хыдырлез милли бәйрәмендә катнашты

Азнакай - Бакчасарай арасында дуслык җепләре көннән-көн ныгый. Әле күптән түгел генә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзебезнең "Нефтемаш" заводында ясалган модульле ФАП ачарга барган булса, шушы көннәрдә ул Кырым татарларының Хыдырлез милли бәйрәмендә катнашты. Бәйрәмгә төрле яклардан бик күп кунаклар җыелды. Алар Кырым татарларының кул эшләре, милли киемнәре...

Азнакай - Бакчасарай арасында дуслык җепләре көннән-көн ныгый. Әле күптән түгел генә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзебезнең "Нефтемаш" заводында ясалган модульле ФАП ачарга барган булса, шушы көннәрдә ул Кырым татарларының Хыдырлез милли бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәмгә төрле яклардан бик күп кунаклар җыелды. Алар Кырым татарларының кул эшләре, милли киемнәре күргәзмәләре белән таныштылар, үзешчән сәнгать коллективлары, Төркия, Греция, Үзбәкстанның танылган артистлары чыгышын карадылар. Ат-спорт ярышлары, уеннар, бәйгеләр белән үткән бәйрәм безнең Сабантуйны хәтерләтте. Ул да бит нәкъ язгы яңарыш, игенчелеккә багышланган.
Олуг бәйрәм белән кунакларны Кырым дәүләте җитәкчеләре тәбрикләде.
- Кырым татарларының борынгы традицияләре күпмилләтле халкыбыз арасында дуслык һәм туганлыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышанабыз,- дип билгеләп үтте үз чыгышында Бакчасарай районы хакимияте башлыгы Игорь Кныр.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да бакчасарайлыларга изге теләкләрен юллап, алга таба да элемтәләрнең шулай ныклы һәм дәвамлы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Кырым татарларының Хыдырлез милли бәйрәмендә катнашты